Җәйге Олимпия уеннары 2024
XXXIII Олимпия уеннары | |
|---|---|
| Париж, | |
| Киң ачык уеннар (ингл. Games Wide Open, фр. Ouvrons grand les jeux) | |
| 32 | |
| 26 июль 2024 ел | |
| 11 август 2024 ел | |
Җәйге Олимпия уеннары 2024 (ингл. 2024 Summer Olympics, фр. Jeux olympiques d'été de 2024, рус. Летние Олимпийские игры 2024, рәсми исеме — XXXIII җәйге Олимпия уеннары) — исәп буенча 33 нче җәйге олимпиада, 2024 елның 26 июленнән 11 августына кадәр уздырыла.
Рәсми заявкаларны кабул итү 2015 елның 15 гыйнварыннан 15 сентябренә кадәр дәвам итә. 2017 елның 13 сентябрендә Халыкара Олимпия комитеты 131 сессиясендә Лимада рәсми рәвештә Олимпия уннары башкаласы дип Парижны атый[1].
Символы
Эмблемасы
Файл:Эмблема Олимпиады 2024.png
Җәйге Олимпия уеннары 2024 эмблемасы
Беренче эмблемасы төрле төсләрдән торган Эйфель манарасыннан гыйбарәт була[2][3].
2019 елның 21 октябрендә «Гран-Рекс»та Париж Royalties Eco-Branding дизайн студиясе тарафыннан ясалган яңа эмблема тәкъдим ителә[4][3]. Анда бер үк вакытта алтын медаль эчендә Олимпия уты һәм Франциянең символы Марианнаның ирене сурәтләнгән. Ул шулай ук Парижда 1900 елгы Җәйге Олимпия уеннарында беренче тапкыр катнашкан хатын-кызларга хөрмәт билгесе булып тора. Сурәт астында «Париж 2024» (Paris 2024) язуы бар, язу ар-деко стилендәге шрифт белән язылган[2].
Әлеге эмблема Паралимпия уеннарында беренче тапкыр үзгәрешсез кулланыла[2].
Талисман
Файл:Талисман Летних Олимпийских игр 2024.png
Җәйге Олимпия уеннары 2024 талисманы
2022 елның 14 ноябрендә Олимпия уеннарын оештыру комитеты Олимпия һәм Паралимпия уеннары талисманнарын тәкъдим итә. Алар — Фриги исемле фригий калпаклары[5][6]. Комитет рәисе Тони Эстанг сүзләренчә, калпак «Франция Республикасының якты символы» булып тора. Талисманнарны «Без ялгыз тизрәк барабыз, әмма бергәләп ераграк китәбез» шигаре белән таныштыралар[5][7].
Шигарь
2022 елның 25 июлендә оештыру комитеты Олимпия уеннарының шигарен игълан итә — «Киң ачык уеннар»[8][9]. (ингл. Games Wide Open, фр. Ouvrons grand les jeux)[10][11][12]. Шигарь җенесара паритетны (5250 ир-ат һәм хатын-кыз спортчылар арасында) күз алдында тота һәм спортның яңа төрләренә ачык булуны күрсәтә (Уеннарга беренче тапкыр брейк-данс буенча ярыш кертелә)[8][12]. Шигарь шулай ук Җәйге Паралимпия уеннары 2024 тә дә кулланыла[13][12].
Ачылыш тамашасы
Хәзерлек
Тантананың трансляциясе 130 камерага төшерелә[14] һәм Сена яры буйлап урнаштырылган 80 экраннан күрсәтелә[15].
Башта, килүчеләр саны 500 меңнән артып китәр һәм алар өске яр буена урнашкан түләүсез урыннардан, күзәтерләр, тагын 100 мең тамашачы түбән Сена яр буе трибуналарыннан күзәтер, дип көтелә. Әмма алга таба, куркынычсызлык максатларыннан, килүчеләр санын берничә тапкырга киметелә. 2024 елның мартында билетларның ахыргы саны игълан ителә — 222 мең бушлай һәм 104 мең түләүле билетлар таратыла. Тагын 200 мең кеше тантананы баржалардан яисә балконнардан күзәтә, 50 мең кеше җиһазландырылган фан-зоналарда зур экраннардан тамаша кыла[16]. Трибуналар Франсуа Миттеран китапханәсеннән Эйфель манарасына кадәр сузыла.
Ачылу тантанасы командасы:
- режиссёр — Томас Жолли;
- хореограф — Мод Ле Пладек;
- музыкаҗитәкчесе — Виктор ле Масн;
- костюмнар буенча рәссам — Дафна Бюрки[17] һәм Оливье Берио[18];
- сценаристлар — Патрик Бушерон, Фанни Эрреро, Лейла Слимани[19].
2024 елның 18 июлендә Франция артистлары профсоюзы ачылу тантанасын оештыручыларга хезмәт хаклары турындагы бәхәс аркасында забастовка турында хәбәр юллый, шуның белән чараның сәнгать программасын өзү чигенә җиткерә[20]. 2024 елның 24 июлендә «Уеннарны оештыручылар һәм артистлар профсоюзы арасында тантананы телетрансляцияләгән өчен премияләр турында килешү төзү» белән бәйле рәвештә күтәрелеш булдырылмый кала[21].
Ачылыш тантанасының бюджеты якынча 150 млн доллар булган дип бәяләнә. Чараларда барлыгы 15 мең кеше (эшчеләрне, биючеләрне һәм музыкантларны да исәпкә алып) катнаша.[22]
Тамаша
Файл:Снуп-Догг-несет-олимпийский-огонь- SnoopDogg- олимпиада- париж.webm
Видео, рэпер Снуп Догг олимпия уты факелы белән «Стад-де-Франс» стадионы яныннан уза ( 2024 ел, 26 июля)
Олимпия уеннары беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә үткәрелә[23]. Ачылыш тантанасы 2024 елның 26 июлендә, җомга көнне Парижда Трокадеро Бакчаларында һәм Сена елгасында уза. Җирле вакыт буенча 19:30 башлана һәм дүрт сәгать дәвам итә. Олимпия хартиясе нигезендә чара кабул иткән ил һәм шәһәрнең мәдәниятен күрсәткән сәнгать программасын, спортчылар парадын һәм Олимпия утын кабызу чарасын үз эченә ала. Уеннарны рәсми рәвештә Франция президенты Эмманюэль Макрон ача.
әнгать программасының 12 кисәктән торган зур өлеше[22], Парижның истәлекле урыннары фонында күрсәтелә, рәсми өлеш Трокадеро бакчаларында уза. Мәдәни программа Франция тарихындагы мөһим вакыйгаларга нигезләнгән. Вакыйга төрле локацияләрдә узу сәбәпле, халык тамашаның трансляциясен зур экраннардан күзәтә[24].
Ачылу тантанасы вакытында яңгыр ява һәм чараларны уздыруга комачау итә[25]. Тантана тарихка берникадәр гаугалы вакыйгалар белән кереп калды[26].
Уеннар ачылуга берничә сәгать кала, рэпер Снуп Догг факелны «Стад-де-Франс» стадионы яныннан олимпия уты белән уза. Снуп Догг Олимпия факелчысы гына түгел, Олимпия ярышларын NBC каналыннан да яктырта[27].
Тантана Аустерлиц күперендә француз флагы төсләрендәге төтеннән ясалган салют белән башланып китә[28].
Көчле яңгыр чаралар уздыруны катлауландыра[25].
Файл:Начало церемонии открытия Олимпийский игр 2024.webm
Олимпия уеннары 2024 ачылыш тантанасы
Ачылу тантанасы номерлары төрле урыннарда узганга яисә алдан ук видеога яздырылганга, тамашачылар чараларның зур өлешен экраннардан күзәтәләр[24].
Телевизион трансляцияләр
2024 елның 19 июлендә Халыкара олимпия комитеты оешманың рәсми сайтында уеннар трансляцияләнәчәк илләрнең, шул исәптән Россияне дә кертеп, исемлеген бастырып чыгара[29]. Әмма 22 июль көнне Россия өчен трансляция турындагы мәгълүмат МОК сайтыннан югала[30]. Шул ук вакытта Олимпиаданың Россиягә планлаштырылган барлык трансляцияләре МОК сайтының рус телле версиясе календарендә бар[31], карау өчен бары түләүсез теркәлү узарга һәм Other / Башкалар дигән төймәгә басарга кирәк[32].
Россия телеканаллары рәсми рәвештә Олимпиаданы трансляцияләүгә хокук сатып алудан баш тарта. Шул рәвешле, 40 елга беренче тапкыр ярышларны Россия телевидениесендә күрсәтми калалар[33].
Милләтләр парады
Файл:Парад делегаций на открытии ОИ.jpg
Парад наций на церемонии открытия Олимпия уеннары ачылышында милләтләр парады
200 илдән килгән спортчылар Сена елгасы буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба 100 гә якын көймәдә йөзеп узды[34]. Аларның маршруты Париж Изге Ана соборы, Лувр, Эйфель манарасы һәм кайбер олимпия объектлары яныннан уза. Финиш ноктасы Эйфель башнясы районында урнаша, тамаша үзе Трокадеро мәйданында тәмамлана.
Олимпия традициясе буенча беренче булып Греция җыелмасы чыга, атлетлар парадын Франция җыелмасы төгәлли.
Делегацияләр чыгышы Сена ярларында узган сәнгать программа номерлары белән чиратлашып бара. Экспертлар һәм тамашачылар Монголия җыелма командасының костюмнарын югары бәялиләр[35].
2024 елның мартында Халыкара олимпиада комитеты россия һәм белорус спортчыларына ачылыш тамашасында катнашырга рөхсәт бирми[36].
Олимпия уты эстафетасы
Олимпия утын кабызу тантанасы Олимпиядә 2024 елның 16 апрелендә була[37]. Греция буйлап 11-көнлек эстафетадан соң, ул Афина «Панатинаикос» стадионына китерелә[38]. 2024 елның 26 апрелендә «Панатинаикос» стадионында Греция олимпия утын Парижда узасы уеннарның оештыру комитетына тапшыра[39].
2024 елның 8 маенда олимпия утын алып кайткан Belem судносы Марсельнең иске портына керә. Утны каршылау тантанасында Франция президенты Эммануэль Макрон да катнаша[40].
Олимпия уты
Парижда Олимпия уты касәсендә углерод ягулыгы кулланылмый, ут образы огня су агымы, углекислый газ һәм ут ярдәмендә ясала. Шул рәвешле, оештыручылар әйләнә-тирә мохитка зыян китермәскә телиләр[41].
Медальләр
2024 елның 8 февралендә Олимпиада-2024 оештыру комитеты медальләрнең яңа дизайнын тәкъдим итә, аны Chaumet зәркән йорты эшли, ә француз монета сарае әзерли. Медальләр составында Эйфель манарасын төзәткәндә алыштырылган оригиналь металл да бар[42].
Зәркәнчеләр дизайнын эшләгәндә нигез итеп алтыпочмаклык, балкыш һәм асылташлар өчен кыса алганнар. Медальләрнең алгы ягында Уеннарның эмблемасы уелган; медальнең йөз ягы Олимпиада һәм Паралимпиада өчен уртак.
Алтыпочмак Эйфель манарасын символлаштыра; ул манараны төзәткәндә алынган металлдан эшләнгән.
Балкыш алтыпочмакның кысасын тәшкил итә; ул алтын, көмеш һәм бронза металлга йөгертелгән нечкә сызыклар рәвешендә эшләнгән. Франциянең дөньяда «балкышын» һәм спортчыларның Уеннарда искиткеч чыгышларын символлаштыра.
Кыйммәтле ташлар өчен кыса — алты металл заклепка, алар ярдәмендә Эйфель манарасы медальгә инкрустацияләнгән. Заклепкалар, Эйфель манарасы заклепкалары кебек үк, «Clous de Paris» формасында.
Медальләрнең тасмасы Эйфель манарасы рәшәткәләре сурәтен бизи.
Олимпия медальләре
Файл:Медаль Олимпиады 2024, лицевая сторона.png
Олимпиада-2024 медале, уң ягы
Файл:Медаль Олимпиады 2024, реверс.png
Олимпиада-2024 медале, реверс
Олимпия медальләре зәңгәр төстә.
Медальләрнең икенче ягында — җиңү алиһәсе Ника, Панафинея стадионы, Афина акрополе һәм Эйфель манарасы. Элементлар тупланмасы вакытлар бәйләнешен символлаштыра.
Паралимпия медальләре
Файл:Медаль Паралимпиады 2024, лицевая сторона.png
Паралимпиада 2024 медале, уң ягы
Файл:Медаль Паралимпиады 2024, реверс.png
Паралимпиада 2024 медале, реверс
Паралимпия медальләре тасмасы кызыл төстә.
Медальләрнең сул ягында — Эйфель манарасының түбәннән өскә таба график сурәте. Манара терәкләре арасында «Париж» һәм «2024» сүзләре урнашкан, гади шрифт һәм Брайль шрифты белән, шулай ук, күрү сәләте бозылган спортчылар аерманы сизсен өчен, I, II һәм III саннары язылган[43].
Искәрмәләр
- ↑ Париж объявлен столицей летних Олимпийских игр 2024 года (2017-09-13). 11 декабрь 2019 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Olympic flame or dating ad? Paris 2024 logo divides opinion (ингл.). BBC News (22 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2022.
- ↑ 1 2 Olympics logo or dating app? Paris 2024 image prompts mockery. (ингл.). The Washington Post (23 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2022.
- ↑ The 10 biggest rebrands and logo designs of 2019 (ингл.). Design Week (6 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2022.
- ↑ 1 2 Meet the Phryges: Paris 2024 Olympic and Paralympic mascots unveiled (ингл.). The Guardian (14 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2022.
- ↑ Оргкомитет летней Олимпиады-2024 в Париже представил талисман соревнований (рус.). Спорт-Экспресс (14 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2022.
- ↑ Знакомься с олимпийским и паралимпийским Фрижами. Все о талисманах Парижа-2024 (рус.). Международный олимпийский комитет (14 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2022.
- ↑ 1 2 "Широко открытые Игры": объявлен слоган Олимпиады-2024 в Париже (рус.). Euronews (26 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ «Широко открытые Игры». Стал известен слоган Олимпиады-2024 в Париже (рус.). Спорт-Экспресс (25 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ New Paris 2024 slogan “Games wide open” welcomed by IOC President (ингл.). Международный олимпийский комитет (25 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ 'Games Wide Open' revealed as slogan for 2024 Paris Olympics (ингл.). The Straits Times (26 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ 1 2 3 "Ouvrons grand les Jeux" : voici le slogan officiel des Jeux olympiques et paralympiques de Paris 2024 (фр.). France Info (25 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ The official slogan for the Olympic and Paralympic Games Paris 2024: Games Wide Open (ингл.). Международный олимпийский комитет (26 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2022.
- ↑ Lloyd, Owen. Paris 2024 Opening Ceremony preparations to be finalised by end of year, Inside the Games (2023-09-20).
- ↑ Delorme, Anne-Claire Paris 2024 opening ceremony: why you (really) shouldn't miss it? Explore France (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2023. Архивировано 29 сентябрь 2023 года.
- ↑ Обязательные QR-коды введут для перемещения по Парижу во время Олимпиады (рус.). rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (9 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ Ali Asgar Nalwala. How to watch Paris 2024 Olympics Opening Ceremony live in Australia, know start time (2024-07-25). 25 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Joelle Diderich. Paris 2024 Olympic Opening Ceremony to Feature Sustainably Designed Costumes (2024-06-24). 25 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Олимпиада 2024 в Париже: этим артистам предложили выступить на церемонии открытия (2024-07-26). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Иван Витченко. Церемония открытия Олимпиады оказалась на грани срыва (рус.). sportrbc.ru. РБК Спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ Артисты отменяют забастовку, которая планировалась во время церемонии открытия Олимпиады (2024-07-25). 25 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 When the Paris Olympics Begin, the Seine Is His Stage (2024-07-24). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ В Париже началась церемония открытия Олимпийских игр (20240726). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Михаил Петров. Отрубленная голова королевы, миньоны, трансгендер и ливень. Что происходило на церемонии открытия Олимпиады в Париже (2024-07-27). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Навесы от дождя на церемонии открытия Олимпиады предусмотрены только для вип-гостей. 26 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ «Христиан диненә хөрмәтсезлек»: Париждагы Олимпия уеннары ачылышы тәнкыйтькә дучар булды (2024-07-26). 31 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Снуп Догг выложил видео с олимпийским факелом под свой хит (2024-07-26). 26 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Татьяна Постникова. Неоднозначная церемония открытия Олимпиады в Париже. Организаторы сильно просчитались (2024-07-26). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Where to watch Paris 2024 Olympic Games live. olympics.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2024.
- ↑ Информация о трансляциях Олимпиады для россиян пропала с сайта МОК (рус.). rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (22 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ Где смотреть Олимпиаду-2024 в Париже: все варианты и основные соревнования Игр (2024-07-24). 25 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ МОК на своем сайте начал показывать для россиян Олимпиаду (2024-07-24). 25 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Анна Кулецкая. ТВ не включит Олимпиаду (рус.). kommersant.ru. Коммерсантъ (14 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ Илья Пламенев. Europe 1 узнала о возможной отмене церемонии открытия Олимпийских игр (рус.). rbc.ru. РБК (28 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ Nast, Condé. The Best Olympic Uniforms to Look For at the Summer 2024 Games (2024-07-09). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Иван Витченко. Россиянам запретили участвовать в церемонии открытия Олимпиады в Париже (рус.). rbc.ru. РБК (19 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2024.
- ↑ В Древней Олимпии зажгли огонь летней Олимпиады в Париже. sport-interfax.ru (16 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2024.
- ↑ В Греции олимпийский огонь передали организаторам Игр-2024 в Париже (2024-04-26). 26 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Греция передала олимпийский огонь оргкомитету «Париж-2024». championat.com (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2024.
- ↑ Олимпийский огонь прибыл в порт Марселя на борту судна Belem (2024-05-08). 8 май 2024 тикшерелде.
- ↑ Организаторы ОИ рассказали, чем заменили олимпийский огонь в Париже (2024-07-27). 27 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ В медали Олимпиады-2024 добавили железо Эйфелевой башни (2024-02-08). 8 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Париж 2024 - Медали Олимпийских игр-2024 в Париже (рус.). Olympics.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2024.