Үзбәк Байчура
Тормыш юлы
1923 елның 6 гыйнварында Казанда журналист Шәрифулла Хөсәен улы Байчура һәм табибә Әминә Вәли кызы Алимбикова гаиләсендә туган..
1940 елда 19 нчы мәктәпне тәмамлый һәм университетка укырга керә, авыру сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була. 1942–1948 елларда читтән торып Казан юридик институтын, 1949 елда Казан педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлый.
1950 елда Казан авыл хуҗалыгы институтында инглиз теле укытучысы булып эшли башлый. 1953–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы — Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр була[1]. 1953 елда «Татар әдәби теленең сузык авазлары (эксперименталь фонетика мәгълүматлары буенча)» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[2].
1954–1959 елларда Казан университетында, 1966–1971 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында (Мәскәү) эшли[1]. 1965 елда «Звуковой строй татарского языка в связи с некоторыми другими тюркскими и финно-угорскими языками» темасына докторлык диссертациясе яклый[3]. 1972 елдан Ленинград университетында хезмәт итә[4].
1996 елның 13 мартында Санкт-Петербургта вафат була[1].
Фәнни эшчәнлеге
Казан лингвистик мәктәбе вәкиле. Ул XX гасыр башында профессор В. Богородицкий нигез салган татар эксперименталь фонетикасы традицияләрен тергезүче галим буларак билгеле. Бу юнәлештә Галимҗан Шәрәф эшен дәвам итеп, ул татар тел белемендә яңа биеклекләргә күтәрә[2].
Үз тикшеренүләрендә Байчура палатография, кимография, рентгенография, осциллография кебек заманча ысуллар куллана. Экспериментларның бер өлешен ул Ленинград дәүләт университетының эксперименталь фонетика лабораториясендә (Л. Р. Зиндер җитәкчелегендә), шулай ук Мәскәү дәүләт педагогия институтының лабораториясендә (В. А. Артемов) үткәрә.
Аның төп хезмәте — «Звуковой строй татарского языка» дигән ике томлы монография (1959–1961). Әлеге хезмәт татар теленең аваз төзелешен төрки һәм фин-угыр телләре белән чагыштырып өйрәнә:
- Беренче өлештә (1959) татар теленең сузык авазларының акустик һәм артикуляцион үзенчәлекләре тикшерелә, алар рус, француз, немец телләре авазлары белән чагыштырыла.
- Икенче өлештә (1961) аваз үзгәрешләре һәм сүз басымы мәсьәләләре карала[2].
Галим төрле төбәкләрдән күпсанлы дикторларны (татарлар, башка төрки халыклар вәкилләре, фин-угыр халыклары) җәлеп итеп, аларның сөйләмен осциллографик һәм кимографик яздыра. Чагыштырма анализ нәтиҗәсендә Идел-Кама буе төрки телләре һәм фин-угыр телләре аваз системалары арасында зур охшашлык барлыгы турында нәтиҗә ясый.
Байчураның казакъ, уйгыр, удмурт, мари, мордва һәм хант телләрендәге сүз басымы табигате турындагы эксперименталь мәгълүматлары бу телләрнең фонетикасын өйрәнүгә зур өлеш кертә[2].
Галимнең фәнни мирасы 170 хезмәттән тора, алар 5 телдә 17 илдә басылып чыккан[5]. Аның хезмәтләре немец тюркологы Герхард Дёрфер ярдәме белән халыкара фәнни җәмәгатьчелеккә таныла. Ул алтай телләре буенча иң абруйлы белгечләрнең берсе булып санала[5].
Төп хезмәтләре
1. Гласные татарского литературного языка в свете экспериментальных данных: Автореф. дис. ... канд. филол. наук. — М.; Л.,1953. — 12 с.
2. Некоторые вопросы фонетики тувинского языка по экспериментальным данным // Уч. зап. Казан. ун-та. — 117. — № 9. — 1957. — С. 119.
3. Татар теленең аваз төзелешен өйрәнүдә эксперименталь фонетиканың хезмәте турында // Совет мәктәбе. — 1959. — № 11. — 55–63 б.
4. Характер ударения в мишарско-татарском диалекте // Вопросы языкознания. — 1959. — №2. — С. 113–116. 5. Звуковой строй татарского языка. Экспериментально-фонетический очерк. — Ч.1. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1959. — С. 182.
6. К истории изучения фонетики казанско-татарского языка (за период 1917 — 1957 гг.) // Памяти В.А.Богородицкого: К столетию со дня рождения. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1961. — С. 379–387.
7. Звуковой строй татарского языка в связи с другими тюркскими и финно-угорскими языками.— Ч.2. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1961. — С. 392.
8. К вопросу о характере словесного ударения в уйгурском языке // Труды Ин-та языка и литературы АН Казахской ССР. — Алма-Ата, 1961. — Т.2. — С. 49–52.
9. Звуковой строй татарского языка в связи с некоторыми другими тюркскими и финно-угорскими языками: Автореф. дис. ... д-ра филол. наук.— Казань, 1962. — 66 с.
10. К вопросу о характере словесного ударения в чувашском языке (по материалам кимографических записей) // Тюркологические исследования. — М.-Л., 1963. — С. 53–57.
11. Татар теленең кайбер фонетик үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты. — Казан, 1963.— 136–140 б.
12. Некоторые данные о словесном ударении в тувинском языке // Проблемы тюркологии и истории востоковедения.— Казань, 1964.— С. 180–184.
13. Әдәби телебез һәм яңа лингвистик ысуллар // Казан утлары.— 1969.— № 1.— 145–151 б.
14. Инструментально-фонетические данные относительно интонации и словесного ударения в тюркских языках. // Proceedings of the Sixth International Congress of Phonetic Sciences. — Prague: Academia Publishing House of the Czechoslovak Academy of Sciences, 1970. — С. 147–167.
15. К вопросу об акценте в турецком и инструментальные данные об ударении в других тюркских языках // Вопросы тюркологии. — Баку: Элм, 1971. — С.192.
16. Некоторые экспериментальные данные о мелодике речи и словесном ударении в уйгурском языке // Структура и история тюркских языков. — М., 1971. — С. 42—62.
17. О слоговой структуре слова в алтайских языках сравнительно с уральскими и индоевропейскими по статистическим и инструментальным данным // Sprache, Geschiche und Kultur der Altаischen Volker. — Verlag Berlin: Akademie, 1974.— 77–87 c.
18. О булгарском происхождении казанских татар (по данным языка) // Этногенез и этническая история тюркоязычных народов Сибири и сопредельных территорий. Тез. обл. конф. — Омск. гос. ун-т, 1979. — С. 261—264.
19. Татарско-русский словарь / Сост. К.С.Абдразаков, Г.С.Амиров, А.Ш.Асадуллин, Г.Х.Ахунжанов, У.Ш.Байчура и др. — М., 1966. — 863 с.
19. Эксперименталь фонетика һәм аның практик әһәмияте. Уфа, 1955[1].
20. Звуковой строй татарского языка: экспериментально-фонетический очерк. В 2 ч. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1959–1961[6].
21. Характер ударения в мишарско-татарском диалекте [1].
22. К истории методологии исследования фонетики некоторых тюркских и финно-угорских языков: дополнительные пояснения к диссертации «Звуковой строй татарского языка в связи с некоторыми другими тюркскими и финно-угорскими языками». Казань, 1965[3].
23. Грамматика хакасского языка. М., 1975[1].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Татарская энциклопедия. — Т. 1: А — В.
- Байчура Узбек Шарифович. Казан (Идел буе) федераль университеты (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- Mustafa Öner. Doğumunun 90. Yılında Dr. Üzbek Ş. Bayçura. Türk Dünyası Dil ve Edebiyat Dergisi (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- У. Ш. Байчура. К истории методологии исследования фонетики некоторых тюркских и финно-угорских языков. Тарту университеты репозиториясе (1965). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- У. Ш. Байчура. Звуковой строй татарского языка. НЭБ (1959–1961). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.