Һиндыба
Һиндыба яки буын чәчәк, күнаяк (лат. Cichórium) — Астралар яки оешма чәчәклеләр гаиләлегеннән вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек.
Ыругка ике үстерелә торган төр һәм 4-6 кыргый төр керә.
Тасвир
Һиндыба үзәк тамыры озынлыгы 1,5 м га кадәр җитә. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак төпләрендә әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яфраклары күп түгел, кечкенә, утырма, яфрак төбе сабакны уратып алган. Чәчәкләре 1-4 см диаметрлы, өске һәм урта яфракларның куентыкларында күпсанлы кәрзиннәр булып урнашканнар. Барлык чәчәкләре телсыман, ягъни аларда таҗ яфраклары җәймәгә биш теш белән кушылып үскән, зәңгәр, ике җенесле. Җимешләре — 2—3 мм озынлыктагы, кыска бүрекле озынча орлыклар. Июньнән башлап соң көзгәчә озак вакыт чәчәк ата һәм җимеш бирә.
Таралышы
Һиндыбаның ватаны Урта диңгез буйлары булып санала. Шулай ук бөтен Ауразиядә, Төньяк Африкада, Америкада, Австралиядә, Яңа Зеландиядә дә үсә.
Һиндыба махсус итеп үстерелә, шуның өчен бөтен кырлар бирелә.
Төньяк районнардан тыш, Россиянең барлык территориясендә диярлек очрый. Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман аланлыкларында, торак пунктларда, бакчаларда, юл буйларында үсә.
Гади һиндыбаны юан үзәк тамыры өчен үстерәләр.
Төзелеше
Файдасы
Күпләгән халыклар медицинасында һиндыбаның тамырларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Медицина максатларында куллану өчен кыргый һиндыбага өстенлек бирелә, чөнки анда әче матдәләр күбрәк.
Тамырларыннан фруктоза һәм спирт алырга мөмкин. Әмма аларның иң төп әһәмиятләре -— каһвәне алыштыра алуда яки аңа кушылма булуда.
Һиндыба эчемлеге
Һиндыбадан эчемлекне еәзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да аннары порошок итеп төяләр. Кыздырганда инулин һәм фруктоза бераз карамельләшәләр, «каһвә»гә охшаш эчемлек порошогыннан алына торган буяуның куелыгы да шуның белән тәэмин ителә, һиндыба порошогын еш кына натураль каһвәгә да кушалар (иң яхшысы — 3 өлеш каһвәгә 1 өлеш һиндыба). Чиста хәлдә һиндыба эчемлеген 0,5 л суга 1 аш кашыгы порошок исәбеннән ясыйлар, 2—3 минут кайнаталар һәм марля аша сөзәләр.
Ашамлык
Тәмле яшел ризык алу өчен, һиндыбаның салат сортын үстерәләр, җиңелчә гипогликемик тәэсире өчен, андый сортларны диабет вакытында диетик ризык буларак файдаланалар.
Шифалы үзлекләре
һиндыба препаратларын, әчелек буларак, аппетитны ачу һәм ашказаны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы вакланган тамыр исәбеннән ясыйлар, сөзәләр, суынганнан соң, ашар алдыннан 1/3—1/2 әр стакан эчәләр. Кайнатмасын 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы тамыр исәбеннән әзерлиләр, 30 минут кайнаталар, сөзәләр, төнәтмә кебек үк эчәләр. Сулы төнәтмә һәм кайнатмалары үт-сидек кудыру тәэсиренә ия булганлыктан, алар- ны бавыр, үт куыгы һәм бөерләр авыртканда кулланалар.
Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Сидек кудыру белән бергә, һиндыба йөрәк эшчәнлеген дә арттыра. Андый очракларда кайнатманы 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган чимал исәбеннән ясыйлар, көнгә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Еш кына һиндыбаны хәл кертүче чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, Кавказда каты кайнатмасын яки төнәтмәсен хәлсезлек вакытында ашар алдыннан даими эчәләр, кайчак сабакларын һәм яфракларын да кулланалар. Азканлылыктан көнгә 3—4 тапкыр бер ай дәвамында яңа алынган согын (ярты стакан сөткә 1 аш кашыгы сок) эчәргә кушалар. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда, истерия, ипохондриядән эчәргә тәкъдим итәләр. Кыргый һиндыбаның чәчәкләре төнәтмәсе үзәк нерв системасына тынычландыргыч тәэсир итә. Шуңа да карамастан, тынычландыручы чара буларак, һиндыба валериан, сукыр кычыткан, патриния һәм кайбер башка үсемлекләр белән ярыша алмый.
һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын яхшыртучы чара буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым алганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яраларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар. Кайчак тимрәүләрне үләненең каты кайнатмасы яки төнәтмәсеннән (1:10) примочкалар куеп дәвалыйлар, ә балаларда диатез вакытында ванналар ясыйлар. Кайнатма һәм төнәтмәләрен тыштан кулланганда, үсемлекнең, ялкынсынуга каршы тору үзлеге белән бергә, фитонцидларының микробларга каршы тору сыйфатлары да файдаланыла. Кавказда яра, җәрәхәтләрне төзәтүче чара буларак, сабакларын җылытып алына торган сумаласыман массаны кулланалар, ә Урта Азиядә элек-электән тиренең эренле авыруларын, озак төзәлми интектергән яраларны һәм лейшманиозны һиндыба көле белән дәвалыйлар.
һиндыба үләнен июнь-августта әзерлиләр, шундук кояшта киптерәләр. Тамырын сентябрь-октябрьдә яки иртә язда казып алалар. Тамырларны яңгыр яуганнан соң җыярга тәкъдим итәләр, чөнки ул чакта аларны йомшарган җирдән йолкып алу җиңеләя. Җыелган тамырларны мичтә яки киптергечләрдә киптерәләр. Коры тамырлар бөгелми, ә шартлап сына. Чималны коры бинада сакларга кирәк[7].
Сылтамалар
- http://health4ever.org/vredno-ili-polezno/vred-i-polza-cikorija
- http://www.medn.ru/statyi/Cikorijobyknovennyj.html
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 354. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 813.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-21, retrieved 2016-05-01