Гиппократ
Гиппокра́т (бор. грек. Ἱπποκράτης, лат. Hippocrates) (460 б. э. к., Кос утравы – якынча 377 б. э. к.) – Борынгы Греция табибы, «медицинаның атасы». Медицина һәм гигиенаны үстерү өчен, күп хезмәт куя.
Ул беренче булып кешеләр сәламәтлегенә табигый факторларның: су, азык, азык продуктлары үстерелә торган җир, һава температурасы һәм дымлылыгының йогынтысын өйрәнә башлый. Кешеләрнең үз гаепләре белән килеп чыккан авыруларның сәбәпләрен ачыклауга ирешә.
Гиппократ табиплык практикасында 236 үсемлекне кулланган һәм аларның тәэсирен тәсвирлап биргән. Гиппократ дарулар ясый һәм саклый торган бүлмәсен аптека дип атаган.
Шулай ук карагыз
Бу — галим-табиб турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |