Абрек Әюпов

Абрек Идрис улы Әюпов (рус. Аюпов Абрек Идрисович; 22 февраль 1936, Юдино районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР12 июнь 2020, Мәскәү) — Совет һәм россия хәрби башлыгы, авиация техникасын, кораллануны сынау һәм авиациядә системалы тикшеренүләр өлкәсендәге галим. Кораллану буенча ХҺК баш командующие урынбасары — кораллану башлыгы (1989—1995).

Генерал-полковник (1993), техник фәннәр докторы (1987), профессор (1991), РФ атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1996), РФ Дәүләт премиясе лауреаты (1997), Россия ракета һәм артиллерия фәннәре академиясе академигы (1993), Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы (1993), Авиация һәм һавада очу фәннәре академиясе академигы (1997)[1].

Тормыш юлы

1936 елның 22 февралендә Татарстан АССРның Юдино районы Яңа Тормыш авылында (хәзерге Татарстан Республикасы) туган[2].

Казан ХҺК мәктәбен (1953) һәм Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен (1959) тәмамлый. 1959–1986 елларда Ахтубинск шәһәрендәге В. П. Чкалов исемендәге ХҺК фәнни-тикшеренү институтында авиация техникасын һәм кораллануны сынау белән шөгыльләнә[3]. Бу еллар эчендә әйдәп баручы инженер ярдәмчесеннән алып В. П. Чкалов исемендәге ХҺК фәнни-тикшеренү институты башлыгының сынау-методик һәм фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза. 1986 елдан кораллану башлыгы урынбасары, соңрак — ХҺК кораллану белән идарә итү аппаратының очу-сынау хезмәте башлыгы була. 1989 елда кораллану буенча ХҺК Баш командующие урынбасары — кораллану башлыгы итеп билгеләнә, ә 1992 елдан — шулай ук инженер-авиация хезмәте буенча ХҺК Баш командующие урынбасары — ХҺК баш инженеры вазифаларын да үти[4].

1996 елдан отставкада, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1996–1998 елларда «Звезда-Стрела» ФДУП ГФҮМ директоры урынбасары була. 2002 елдан — «МиГ» РСК ФДУП генераль директорының баш киңәшчесе, 2005 елдан — «„Сухой“ компаниясе» ГАҖнең «ОКБ Сухого» филиалы директоры киңәшчесе.

Хатыны — Лилия Александр кызы Әюпова.

2020 елның 12 июнендә коронавирус инфекциясеннән вафат була. Мәете Митино крематориендә яндырыла. Көле Монино муниципаль хәрби-мемориаль зиратында җирләнгән[5][6].

Фәнни эшчәнлеге

1969 елда авиация кораллануының нәтиҗәлелеген арттыру темасына кандидатлык диссертациясен, 1987 елда «Системалы тикшеренүләр һәм авиация кораллануы комплексларының нәтиҗәлелеген бәяләү методлары» темасына докторлык диссертациясен яклый. Перспективалы авиация системаларының сугышчан нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләүнең теоретик нигезләрен эшли[7].

120 дән артык фәнни хезмәт һәм 15 уйлап табу авторы[2]. Аның фәнни җитәкчелегендә 8 фән кандидаты әзерләнгән. Төп фәнни кызыксынулары: очу-сынау теориясе һәм практикасы, авиация төзелешендә системалы анализ, авиация комплексларының сугышчан нәтиҗәлелеген бәяләү.

Н. Е. Жуковский исемендәге ВВИА һәм ХХК ФТИ (НИИ ВВС) каршындагы махсуслаштырылган гыйльми советлар әгъзасы[8].

Бүләкләре һәм исемнәре

Дәүләт бүләкләре

  • III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены ;
  • «Почет билгесе» ордены;
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале;
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» медале;
  • «СССР Кораллы Көчләренә 40 ел», «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел», «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медальләре;
  • I, II һәм III дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен» медале .

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (РФ Президентының 1996 елның 17 гыйнварындагы 66-нчы Указы)[9];
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (1997) — авиация техникасын сынауның яңа ысулларын эшләү буенча хезмәтләр циклы өчен[10];
  • Хәрби-һава көчләре үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 17 декабрендәге 2406-р санлы боерыгы)[11];
  • Ахтубинск шәһәренең мактаулы гражданы (Ахтубинск шәһәре Халык депутатлары Советының 1995 елның 25 октябрендәге 45-нче санлы карары)[12].

Истәлек

  • Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясендәге аудиториягә А. И. Аюпов исеме бирелгән[2].
  • Ахтубинск шәһәрендәге Дәүләт очу-сынау үзәгенең штаб бинасына мемориаль такта куелган.

Искәрмәләр

  1. Аюпов Абрек Идрисович. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  2. 1 2 3 Аюпов Абрек Идрисович. Большая электронная энциклопедия ВВИА им. проф. Н. Е. Жуковского. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  3. Аюпов Абрек Идрисович. www.ahtubinsk-today.ru (архив) (14 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  4. Аюпов Абрек Идрисович. museumahtubinsk.astr.muzkult.ru (1 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  5. Памяти товарища. дальники.рф (12 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  6. Прощание с генералом авиации Абреком Аюповым состоится 17 июня в Москве. tatmsk.tatarstan.ru (15 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  7. Аюпов, А. И. (1987). Системные исследования и методы оценки эффективности комплексов авиационного вооружения: Дис. ... д-ра техн. наук. М.: ВВИА им. Н. Е. Жуковского. pp. 450. 
  8. 85 лет назад родился татарский генерал-авиатор Абрек Аюпов. Татарлар.Инфо (29 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 17.01.1996 г. № 66 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 10.06.1997 г. № 564 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 1996 года в области науки и техники». Официальный интернет-портал правовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  11. Распоряжение Правительства РФ от 17 декабря 2012 года № 2406-р «О присуждении в 2012 году премий Правительства Российской Федерации за значительный вклад в развитие Военно-воздушных сил». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2020. Архивировано 22 октябрь 2019 года.
  12. Книга почетных граждан муниципального образования «Город Ахтубинск». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2016. Архивировано 10 август 2016 года.

Сылтамалар