Әзи авыл җирлеге

Әзи авыл җирлеге - Татарстан Республикасының Әгерҗе районының муниципаль берәмлеге. Административ үзәге - Әзи авылы.

Географик урыны

Әзи авыл бистәсенең мәйданы 108,294 км², шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре - 56,53 км². Бистә чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 14-ЗРТ Законы белән билгеләнде.

Тарихы

1922 елда Нократ губернасы Алабуга өязенең Салауш волосты кысаларында Әзи хезмәтчәннәр депутатлары авыл советы төзелде, аның территориясендә Әзи һәм Арзамасцево торак пунктлары урнашкан. 1959 елда, авыл советларының киңәюе аркасында, Волковский авыл советының Кондозлы авылы, һәм, Куләгәш авыл советы таркатылганнан соң, Ташлы авылы кушыла.

Авыл җирлеге составы

Әзи авыл җирлеге составына түбәндәге торак пунктлар керә:

Демографиясе

2002 елдагы Бөтенрусия халык санын алу буенча, 668 кеше, шуларның 154 кешесе 16 яшькә кадәр, 354 кеше эшкә сәләтле, 160 кеше пенсионер.

Төркемнәр