Әкрам Җафаров

Әкрам Җаффар улы Җаффаров (рус. Акрям Жафярович Жафяров, 27 март 1939, Әнтәр, Кызыл Октябрь районы) — совет һәм Россия галиме, педагог һәм математик. Россия мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы (1992), физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1991).

Тормыш юлы

27 март 1939 ел Горький өлкәсенең (хәзерге — Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Антяровка авылында туган.

1963 елда Арзамас дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын «физика һәм математика» белгечлеге буенча тәмамлый, «урта мәктәп физика һәм математика укытучысы» квалификациясен ала[1].

1969 елдан һөнәри эшчәнлеген Новосибирск дәүләт педагогика университеты (НДПУ) белән бәйли, аспирантурага укырга керә[2]. Югары уку йортында аспирант һәм өлкән укытучыдан башлап, геометрия һәм математика укыту методикасы кафедрасы мөдире (1972 елдан) һәм фәнни эшләр буенча проректор (1981–2009) вазифаларына кадәр үсә[1][2]. НДПУда 2023 елга кадәр эшли, карьерасын геометрия һәм математика укыту методикасы кафедрасы профессоры вазифасында тәмамлый[3].

Шулай ук М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының Математика һәм информатика институты профессоры булып тора[4].

1992 елда Россия мәгариф академиясенең (Гомуми урта белем бирү бүлеге) мөхбир-әгъзасы итеп сайлана[5].

«Философия образования» һәм «Вестник педагогических инноваций» журналларының редакция советлары составына керә[2].

2024 елда, 85 яшьлек юбилее уңаеннан, НДПУ музеенда аның хезмәтләренә багышланган күргәзмә ачыла[3].

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни кызыксынулары өлкәсе: югары педагогик белемне үстерү, урта һәм югары мәктәптә математика укыту, компетентлы якын килү һәм профильле укыту мәсьәләләре[5][2].

260 тан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән 12 монография, 115 дәреслек һәм уку ярдәмлеге, мәсьәләләр җыентыгы һәм методик киңәш, 84 мәкалә, 32 ЭВМ-дәреслек һәм программа, өзлексез белем бирү системасын камилләштерү буенча 9 концепция, 9 уку планы һәм 11 авторлык уку программасы, авторы һәм автордашы[2][1]. Аның фәнни җитәкчелегендә 40 кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланган[5][2].

Бүләкләре

  • Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (1999)[6];
  • Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре;
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2014)[7];
  • Саха (Якутия) Республикасының «Гражданлык батырлыгы» аерымлык билгесе (2009)[1];
  • «Фән һәм мәгариф» номинациясендә «Себер байлыгы» Алтын Мактау билгесе кавалеры (2010)[1].

Сылтамалар

  1. 1 2 3 4 5 Жафяров Акрям Жафярович. Биобиблиографический указатель (pdf). Научная библиотека НГПУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
  2. 1 2 3 4 5 6 Жафяров А. Ж.: Краткое резюме. Новосибирский государственный педагогический университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
  3. 1 2 Профессору Акряму Жафяровичу Жафярову — 85 лет! НГПУ (27 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  4. Жафяров Акрям Жафярович. Северо-Восточный федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
  5. 1 2 3 Жафяров Акрям Жафярович. Российская академия образования. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 14.09.1999 № 1229. kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022. Архивировано 20 февраль 2020 года.
  7. Распоряжение Президента Российской Федерации от 23.06.2014 № 193-рп. kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022. Архивировано 16 февраль 2020 года.