Әмирхан Еники урамы (Казан)

Әмирхан Еники урамы (рус. улица Амирхана Еники) — Казанның Вахитов районындагы (Калуга микрорайоны) урам. Вишневский урамы белән киселештә башлана. Иптәшләр урамы белән киселештә тәмамлана. Заслонов, Эшче Яшьләр урамы, Үзәк урам белән кисешә. Почта индексы 420097. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) исемен йөртә.

Файл:Ә.Еники урамы.jpg
Әмирхан Еники урамы

Тарих

Элек Өченче тау урамының (соңрак Калинин урамының) бер өлеше булган[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Калинин урамының Вишневский урамыннан башланган өлешенә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар

  • 23нче йорт — 98нче татар-рус урта мәктәбе[3]
  • 2/53нче йорт — «Чабаксар трикотажы» кибете
  • 1/51нче йорт — 585 Gold зәркән кибете

Галерея

Искәрмәләр