Әмир Хәйдәров

Әмирҗан ХәйдәровСоветлар Союзы Герое. Милләте - башкорт.

Пулемёт взводы командирының яр­дәм­чесе, өлкән сержант Әмир Сөләй­ман улы 1943 елның 23 сентябрендә салда Днепрны кичеп, фашистларның утлы ноктасын бастыра һәм 18 һитлерчыны юк итә. Шулай итеп, ул башка под­разделениеләрнең елганы кичеп, алга таба хәрәкәтен тәэмин итә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1944 елның 15 гыйнварында хәрби заданиене яхшы үтәгәне һәм каһарманлык күр­сәткәне өчен гвар­дия өлкән сержанты Әмир Хәйдәровка Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыл[1] а.

1945 елда фашист илбасарларын җи­ңеп кайтып, Әмир Хәйдәров Кодаш авылы кулланучылар кооперациясе рәисе, “Урал” колхозының өлкән лесничие булып эшли. Ул 1996 елның 25 ноябрендә 85 яшен­дә вафат була.

Бүген Кодаш авылының үзәк урамы Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исемен йөртә.

Чыганаклар

Искәрмәләр