Әнзәли

Әнзәли (фар.  بندر انزلی — Бәндәре Әнзәли, гиләки انزلی) — Иранның Гилән останында урнашкан шәһәр, Әнзәли шәһрестанының административ үзәге.

Халык саны — 116664 кеше (2011).

Географиясе

Әнзәли Каспий диңгезе буенда, Иранның төньяк-көнбатыш өлешендә, Рәшт шәһәреннән 20 км ераклыкта урнашкан.

Халык[2]

1951 1961 1971 1981 1991 1996 2006 2011
3134 41785 55481 87063 94697 98544 110643 116664

Тарих

XVI гасыра нигезләнгән. XIX гасырда биредә порт төзелгән. 1925—1980 елларда Бәндәре Пәһләви исемен йөрткән.

Икътисад

Әнзәли — Иранның Каспий диңгезендәге иң зур порты. Балык тоту вә аны эшкәртү үзәге. Азык-төлек, агач эшкәртү сәнәгате үзәге, көймә верфе бар. Диңгез курорты.

Гәләрәй

Искәрмәләр

Төркемнәр