Әнәс Закиров

Әнәс Закиров (Әнәс Шакир улы Закиров, ) — рәссам, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1971). 1951-1961 елларда ССРБ ХХККнең матбугат бүлеге баш рәссамы, 1961-1990 елларда «Турист» журналы баш рәссамы, 1990 елдан «Лесная Новь» журналында шул ук вазыйфада. 1980-елларда Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек иткән «Б. Урманче» (1983), «Г. Тукай» (1986), «Л. Фәттахов» (1990) һәм башка альбомнарны бизәгән.