Әпәй (уен)
Уйнау тәртибе
Иң элек санашу юлы белән «әби» белән «көтүче» сайлана. Әби башка балаларны әпәй итеп тезеп утырта да үзе чыбык белән җир казып утыра. Көтүче аңа килә дә алар түбәндәгечә сөйләшәләр:
— Әби, нәрсә казыйсың?
— Арпа-көрпә казыймын.
— Арпа-көрпәң аш булсын, Тамагыңа таш булсын.
Олы киленең малай тапсын,
Әби, миңа бер әпәең бир әле.
— Ала алсаң йолкып ал!
Шулай дигәч, көтүче бер әпәйне үз өенә алып китә һәм тагын әби янына килә. Шул рәвешле көтүче барлык ипиләрне ташып бетерә һәм уен яңадан башлана.