Әхмәт Уразаев-Кормаши
Уразаев Кормаши Әхмәт (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы.
Тәрҗемәи хәле
Бабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звериноголовское шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллусе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.
Басылган әсәрләре:
- "Бүз егет".Казан.1874.
- "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.
Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә Бүз егетнең 19, Таһир илә Зөһрәнең 13 төрле басмасы саклана.
Чыганак
- Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:ТаТКНигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
- Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
- Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.