Әхәт Юлашев

Әхәт Гайнулла улы Юлашев (рус. Юлашев, Ахат Гайнуллович; 1 май 1928, Казакъстан яисә Кызылурда өлкәсе) – совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, генерал-майор, җәмәгать эшмәкәре[1][2].

Тормыш юлы

1928 елның 1 маенда Казакъ ССРның Кызыл Урда өлкәсе Думалак-Тугай бистәсендә эшче гаиләсендә туа[1][2]. Милләте — татар.

1944 елда, казакъ телен белгәнгә, хәрби комиссариатка тәрҗемәче итеп чакырыла, анда казакъ авылларында яшьләрне Совет Армиясе сафларына җәлеп итү эшен алып бара.

1946 елда хәрби комиссариатка төшкән разнарядка буенча Мәскәүгә укырга китә. 1948 елда 1 нче Мәскәү элемтә хәрби-авиация училищесын, 1957 елда Л.А. Говоров исем. Артиллерия радиотехника академиясен тәмамлый. [2].

1950 елның сентябрендә 36 истребительләр авиациясе дивизиясе каршындагы 271 аерым радиолокация станциясенә начальник итеп билгеләнә.

1957 елның 15 ноябреннән Байкал арты хәрби округында 25 аерым радиотехник батальон командиры вазифасын башкара.

1962 елның 13 июлендә Мары шәһәрендә урнашкан 17 һава һөҗүменә каршы дивизиянең радиотехник гаскәрләр башлыгы итеп билгеләнә. Подразделение Иран һәм Әфганстан чигендә урнаша.

Совет Армиясендә 1946 елдан 1987 елга кадәр хезмәт итә. Хезмәт барышында взвод, рота, батальон, полк командиры, радиотехник гаскәрләр башлыгы вазифаларын башкара. Кавказ арты, Урта Азия, Байкал арты һәм Себернең һава чикләрен саклау буенча хезмәт итә. 1949 елда лейтенант дәрәҗәсен, 1963 елда подполковник дәрәҗәсен ала[3]. 1968 елда полковник исеме бирклә[1][1][4].

1979 елда совет гаскәрләре Әфганстанга кергәч, Әхәт Юлашев Әфганстанның радиотехник гаскәрләренең хәрби хәзерлеген күтәрүдә катнаша[1][2].

Гаиләсе

Хатыны – Галина Александровна Юлашева. Алар 1953 елда Новотроицк шәһәрендә танышалар һәм 1960 елның 1 маенда өйләнешәләр[5][6]. Уллары — Руслан (полковник), кызлары — Людмила, дүрт оныгы бар.

Иҗтимагый эшчәнлеге

1987 елда, форма киеп йөрү хокукы белән, отставкага чыга. Ташкентта ветераннар оешмасын җитәкли, татар диаспорасы эшчәнлегендә актив катнаша[1].

1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессына делегат итеп чакырыла, шул ук елда гаиләсе белән Казанга күченә[1].

2001 елның маеннан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе булып эшли[7]. 2006 елда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайлана[2].

Бүләкләре

СССР бүләкләре

Россия Федерациясе бүләкләре

  • Мактау ордены[4];
  • «Дуслык» ордены[4].

Татарстан Республикасы бүләкләре

  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013)[4][8];
  • «Дуслык» ордены[4];
  • Татарстан Республикасы Президентының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиясе лауреаты (2020)[7];
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[4] һ.б.

Башка бүләкләре

  • «Тарихи кылыч» (мактаулы салкын корал);
  • СССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 С днем рождения, уважаемый Ахат Гайнулович Юлашев. tatfrontu.ru (11 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Юлашев Ахат Гайнулович. tatveteran.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  3. Генеральская доля. protatarstan.ru (25 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  4. 1 2 3 4 5 6 И снова на главном параде. rt-online.ru (20 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  5. Юлашев Ахат Гайнуллович отметил двойной юбилей. zags.tatarstan.ru (6 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  6. Председатель Комитета ветеранов (инвалидов) войны и военной службы РТ отметил двойной юбилей. www.tatar-inform.ru (7 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  7. 1 2 Юлашев Ахат Гайнуллович. www.tatar-inform.ru (18 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.
  8. Президент Татарстана поздравил с 85-летием Ахата Юлашева. prav.tatarstan.ru (6 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2026.