Өлфәт Хәмәтҗанов
Өлфәт Рәхимҗан улы Хәмәтҗанов (27 июль 1938, Мишкә районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — галим-акушер-гинеколог, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1988). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995), Россия Федерациясенең (2001) һәм Башкортстан Республикасының (1992) атказанган табибы.
Тәрҗемәи хәле
Өлфәт Рәхимҗан улы Хәмәтҗанов 1938 елның 27 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы, Кызыл Юл авылында туа.
Урта белем алгач, 1957 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1961 елда тәмамлый.
1961—1966 елларда Бураев районы Челкаково хастаханәсендә баш табиб булып хезмәт итә[1].
1969 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында (соңрак — университеты) эшли.
1982—1983 еллардан акушерлык һәм гинекология кафедрасының (соңрак — акушерлык һәм гинекология № 1 кафедрасы) мөдире итеп билгеләнә. Бу вазифаны 2016 елга кадәр башкара[2].
1988—1990 елларда — укыту-тәрбия эшләре буенча проректор. Өлфәт Рәхимҗан улы Башкортстан акушер-гинекологлары ассоциациясе президенты була.
Гыйльми эшчәнлеге
Өлфәт Хәмәтҗанов гыйльми эшчәнлеге акушерлыкта һәм гинекологиядә эндокрин органнарының бозылу тәэсиренә һәм бала тапканда эренле-сепсис авыруларны прогнозлау һәм профилактикалауга юнәлтелә. Ул шулай ук хатын-кыз органнарыннан дисфункция аркасында кан агуны профилактикалау һәм гениталь инфантилизм белән авырган хатыннарның репродуктив функцияләрен дәвалау ысуллары белән шөгыльләнә.
Ул — 250 фәнни хезмәт авторы. Аның 3 уйлап табуга патенты һәм авторлык танытмасы бар.
Хезмәтләре
- Дисфункциональные маточные кровотечения. М., 1972;
- Репродуктивная функция женщин с генитальным инфантилизмом. Уфа, 1980.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995);
- Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992);
- Россия Федерациясенең атказанган табибы (2001).
Искәрмәләр
- ↑ Хамадьянов Ульфат Рахимьянович. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Кафедра акушерства и гинекологии №1. Башкирский государственный медицинский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
Сылтамалар
- Башкирская энциклопедия — Хамадьянов Ульфат Рахимьянович 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 15 ноябрь 2018]