1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1960 елгы Европа футбол чемпионаты (фр. UEFA Championnat Européen du Football 1960) — 1960 елда узган беренче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 6 июльдән 10 июльгә кадәр Франциянең ике шәһәрендә (Париж һәм Марсел) үткәрелгән.

Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.

Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Чемпионатның 4 уенында 17 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Валентин Иванов, Виктор Понеделник (икесе дә - ССРБ), Милан Галич, Дражан Еркович (икесе дә - Югославия), Франсуа Үтт (Франция) - 2 туп.

Финалда ССРБ җыелмасы Югославияне өстәмә вактыта 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Чехсловакия җыелмасы Францияне 2:0 исәбе белән җиңгән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары