АКШ бәйсезлеге өчен сугыш
АКШ бәйсезлеге өчен сугыш (ингл. American Revolutionary War, American War of Independence; 1775—1783) — бер яктан Бөекбритания һәм лоялистлар, икенче яктан АКШ арасында булган сугыш. Сугыш нәтиҗәсендә Америка җирләрендә урнашкан штатлар берләшеп бәйсез Америка Кушма Штатларын төзиләр.