Чын карчыгалар

Чын карчыгалар, яки тик карчыгалар (лат. Accipiter) — ерткыч кошларның карчыга кошлар семьялыгының бер ыругы.

40 тан артык төре билгеле. Киң таралганнар. Элекке Советлар Берлеге 6 төре очрый. Карчыгалар — урман кошлары, аулаганда үзләренең табышларына кинәт кенә агачтан ташланалар. Татарстанда 3 төре очрый: тавык карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, тювик.