Амазонка
Амазо́нка (порт. Amazonas) — дөньяның иң озын, су күләме буенча һәм бассейны буенча иң зур елгасы. Көньяк Америка җирләрендә ага. Бразилиянең төп елгасы санала, шулай ук Боливия, Перу, Эквадор һәм Колумбия дәүләтләре территориясендә ага.
Амазонка Мараньон һәм Укаяли елгалары кушылган урыннан ага башлый. Берничә ил территориясеннән узып, ул Атлантик океанга кушыла. Елга озынлыгы 6992.06 км исәпләнә. Бассейн мәйданы — 7,050,000 км² [2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Елга турында мәгълүматлар 2011 елның 8 август көнендә архивланган. [ингл.]