Арал диңгезе
Арал диңгезе (Арал; каз. Aral tengizi, Арал теңізі, үзб. Orol dengizi, каракалп. Aral ten'izi; арал — утрау) — Урта Азиядә агымсыз тозлы калдык күл-диңгез. Үзбәкстан һәм Казакъстан Республикалары арасында урнашкан. Аңа Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары коя. Арал диңгезе төнъяк ярында Казакъ далалары урнашкан.
Арал диңгезе дөнья күләмендә үзенең зур мәйданы югалткан күл булып санала. 1989 елдан ике өлештән тора башлады: Сырдәрья, аерым елларда Амудәрья сулары диңгезгә, гомумән, килеп җитми, чөнки аларның сулары сугару өчен бик күп файдаланыла. Шул сәбәпле экология катастрофасы башланды; балык тоту кимеде, күп торак нокталар диңгездән ераклашты; климат шартлары үзгәрде. Арал диңгезе дөньякүләм суы нык кипкән күлләр исәбенә керә.
| Күрсәткечләр | 1960 | 1990 | 2003 | 2004 | 2007 |
|---|---|---|---|---|---|
| Тирәнлеге, м | 53,4 | 38,2 | 31,0 | ||
| Күләме, км³ | 1083 | 323 | 112,8 | 75 | |
| Мәйданы, мең км² | 68,9 | 36,8 | 18,2 | 17,2 | |
| Тозлылыгы, ‰ | 9,9 | 29 | 78 | 100 | |
| Агым, км³/ел | 63 | 12,5 | 3,2[1] |
Искәрмәләр
- ↑ 2001 елына мәгълүматлар