Целофизис

Целофизислар (лат.  Coelophysis - буш гәүдә) - зауришийлар тәртибендәге динозаврлар ыруы. Тероподларга карый[1]. Триас периодында яшәгәннәр (210 миллион ел элек[2]).

Таралу

Файл:Coelophysis bauri.JPG
Польшада һәйкәле

Целофизисларның ташланулары АКШның көньяк-көнбатышында һәм көнбатышында очраша[2]. Шулай итеп, Алар Пангеянең көнбатышында яшәгәннәр.

Целофизис 1881 елда АКШда Дэвид Болдуин белән[3] ачылган. Беренче фәнни язылуы 1889 елда Эдвард Дринкен Коуп белән төзелгән.[4]. Coelophysis bauri исемен Коупның ярдәмчесеннән алган[3].

Яшәү образы

undefined

1947 елда Нью-Мексикода ("Өрәкләр ранчосы"нда) Целофизисларның "абзый кабере" табылган иде. Анда төрле целофизисларның сөякләре (карт һәм яшь, бәләкәй һәм зур хайваннарның калгычлары) яткан. Шулай итеп целофизисларның төркемчә яшәве турында фикер катынайган иде[2].

Ашау

Целофизислар вак сөйрәлүчеләрне, бөҗәкләрне ашаган. Әмма калгычларында балаларының сөякләре еш табыла. Иң башта, динозаврларның йомырткасалуын белмичә, галимнәр аларны җимешләр дип санаган. Ләкин хәзер бу калгычларның башка табигате турында фикер бар: целофизислар канибаллар булганы турында. Мөгаен, бу балаларны ачлык чагында ашаганнар яки башка төрдәшләр ояларына җимереп ташлаганда үтергәннәр. Ләкин 2002 елда Боб Грэй белән яңа гипотеза кертелгән: "балалары" чын хәлдә вак хайваннар гына. 2006 елда бу фикер дәлилләнгән. Әмма сорау хәзер дә ачык булып кала[1].

Тышкы кыяфәт

undefined

Озынлыгы 3 метрга җиткән, биеклеге 1,5 метрга тигез була алган. Аларның эре күзләре һәм озын муены иде[2]. Целофизисларның күп вак, әмма бик үпкен тешләре булган[5]. Целофизислар бик яхшы чабучылар иде. Массасы 30 килограмга тигез була алган[6].

Классификация

Целофизис тероподларга карый. Әмма шуннан классификациясе томанлы: кемдер аны Цератозаврлылар инфратәртипенә (Certatosauria инфратәртибеCoelophysoidae асгаиләсеCoelophysidae гаиләсеCoelophysinae асгаиләсеCoelophysis ыруы), кемдер Neo Therapoda төркеменә кертә[1].

Галерея

Чыганаклар

    1. 1 2 3 Рус Википедиясе
    2. 1 2 3 4 Динозавры. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359 с.: ил.
    3. 1 2 http://dinosaurs.afly.ru/theropoda/64-coelophysis
    4. Динозавры. Полная энциклопедия / Пер. с англ. М. Авдониной. - М.: Изд-во Эксмо, 2003. - 256 с.
    5. Тамара Грин. Что ели динозавры. - ЗАО "Издательство ЭКСМО-Пресс"
    6. http://dinopedia.ru/dinosaur.php?id=51

    Төркемнәр