Көрд теле
Көрд теле (كوردی, Kurdî, Köpди) — көрдләрнең теле, иран телләренең көнбатыш төркемчәсенең бер вәкиле. Рәсми булмаган рәвештә Көрдстан дип аталучы өлкәдә кулланылышта.
Чынлыкта рәсми рәвештә диалект дип аталучы берничә телгә бүленгән: курманҗи (төньяк көрдчә), сорани (үзәк көрдчә), келхури (көньяк көрдчә), зазаки, горани. Соңгы икесе бүгенге көндә гадәттә аерым тел буларак санала, көрд теленең төрле диалетлары буларак нигездә беренче өчесен саныйлар.