Көрдстан
Көрдстан | |
---|---|
көрд. Kurdistan көрд. کوردستان | |
Байрак | |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Урта Көнчыгыш |
Дөнья кисәге | Азия |
Кулланылган тел | көрд теле, гарәп теле, фарсы теле и төрек теле |
SEO_description | Курдистан — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Дәүләт | |
SEO_title | Курдистан — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Көрдстан РУВИКИ.Медиада |
Көрдстан (көрд. Kurdistan/کوردستان/Кӧрдыстан) — Көнбатыш Азиядәге таулы төбәк, тарихи өлкә. Көрдстанның зур өлеше Олд Азия һәм Иран тауларында урнашкан. Көрдстанның төгәл чикләре булмаганлыктан бу исем фәкать этнографик мәгънәдә ишетелә. Халык, нигездә, көрдләр; шулай ук төрек, гарәп, һ.б. милләтләр бар. Халык терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә, шәһәрләрдә һөнәрмәндчелек үсеш алган. Көрдстан файдалы казылмалар, аеруча, нефть күп. Көрдстан турындагы иң беренче мәгълүматлар 12 гасырдагы чыганакларда очрыйлар. Урта гасырларда Көрдстандә ярыммөстәкыйль имаралар бар булганнар. 1914 елда Көрдстан Иран белән Госманлы империясе тәркибенә кертелде. Ул таркалгач (1918), Төркия, Гыйрак һәм Сүрия дәүләтләре тәркибенә кертелде.