Måneskin

Måneskin — Италия рок-төркеме, төп вокалчы Дамиано Давид, басчы Виктория Де Анжелис, гитарачы Томас Раджи һәм барабанчы Итан Торкио аның әгъзалары булып торалар[1]. 2021 елда Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесенең җиңүчеләре.

Тарих

Төркем музыкантлары урта мәктәптә уку чорыннан ук таныш. 2016 елда, Джон Кеннеди исемендәге Рим лицее студентлары буларак, алар төркем төзү турында карар кабул итәләр[2]. Төркемнең исеме яшь төркемнәр өчен җирле музыкаль конкурста теркәлгәнче гәнә сайлап алынган була. Музыкантлар Викториядән (ул яртылаш дан) дания теленнән берничә сүз тәкъдим итүен сорыйлар, аларның берсе генә булса да төркем атамасына туры килә алуына өметләнеп. Төркемне Måneskin («ай яктысы») дип атарга карар кылына, гәрчә сүзнең аңлатмасы төркем белән бәйле булмаса да. Бәйгедә катнашу аларга Felt Music Club & School да чыгыш ясарга мөмкинлек бирә, анда соңрак алар үзләренең беренче бүләген алалар[3].

Соңрак алар Рим районы Колли Портуэнси урамнарында, шулай ук Римның тарихи үзәгендә музыкантлар сыйфатында чыгыш ясыйлар[4]. 2016 елда Фаенцада Бәйсез тавыш яздыручы лейбллар очрашуында аларның туган шәһәредән читтә беренче тере концертларының берсе була. Тамашада 30га якын кеше катнаша[5].

Дебют альбомы һәм Х Factor

2017 елның 24 ноябрендә Sony Music ярдәме белән төркемнең «Chosen» дебют синглы чыгарыла, ул Италиянең FIMI сингллар чартында 2 нче урынны ала[6]. Җыр, нигездә, элек Х Factor шоу вакытында төркем тарафыннан башкарылган каверлардан торган һәм 2017 елның декабрь урталарында шундый ук исем белән чыгарылган мини-альбомга керә[7].

2018 елның 23 мартында төркем үзенең беренче итальян телле «Morirò da re» синглын чыгара, җыр зур уңышка ирешә[8]. Тиздән «Il ballo della vita» исемле альбом чыгарыла, ул Италия чартларын җитәкли[9]. Альбомны таныту өчен төркем «Бу Монескин» (ингл. This is Måneskin) дип аталган документаль фильм чыгара, аның премьерасы 2018 елның 26 октябрендә Италиядә уза[10].

«Евровидение-2021»

Måneskin «Zitti e buoni» җыры белән «Сан-Ремо 2021» музыкаль фестивалендә җиңү яулый[11]. Моңа кадәр төркем үзенең «Teatro d’ira» исемле яңа альбомын чыгару турында игълан итә, аның чыгу датасы 2021 елның 19 мартына билгеләнгән була[12].

Måneskin Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Италияне «Zitti E Buoni» җыры белән (бераз цензураланган версиясен) тәкъдим итә[13]. Милли жюри төркемгә барлыгы 206 балл бирә (Швейцариянең Gjon’s Tears башкаручысыннан 61 баллга калышып, 4 нче урында), ләкин тамашачылар тавыш бирүендә төркем 318 балл җыя (тамашачылар арасында икенче урынны алган Go_A украин башкаручыларыннан 51 баллга күбрәк) һәм икенче урынны алган француз җырчысы Барбара Правины 25 баллга узып китеп, төркем 524 балл белән беренче урынга чыга[14].

Искәрмәләр

  1. Biografia Maneskin. www.rollingstone.it. Архивировано 5 март 2019 года.
  2. Ciclone Maneskin, il rock è coatto: Semo de Roma (итал.) (26 ноябрь 2017). Архивировано 16 декабрь 2019 года.
  3. Måneskin, gli altri «vincitori»di X Factor (итал.) (31 декабрь 2017). Архивировано 20 гыйнвар 2021 года.
  4. Ciclone Maneskin, il rock è coatto: Semo de Roma (итал.) (26 ноябрь 2017). Архивировано 16 декабрь 2019 года.
  5. I Måneskin a Faenza sul palco del Mei: "Suonarono di fronte a non più di 30 persone" (итал.) (10 гыйнвар 2018). Архивировано 14 апрель 2019 года.
  6. MÅNESKIN da oggi in radio e in digitale con il singolo inedito “CHOSEN” (итал.). Архивировано 10 апрель 2021 года.
  7. Maneskin, per loro uno Speciale Webnotte: la band e un successo che non si ferma più (итал.) (29 гыйнвар 2018). Архивировано 10 апрель 2021 года.
  8. MÅNESKIN IN ITALIAN CHARTS (TOP 20) (итал.). Архивировано 3 март 2021 года.
  9. MÅNESKINNella Classifica FIMI del 2 novembre i Maneskin ed Elisa in vetta, Il Ballo Della Vita invade la Top10 dei singoli (итал.) (2 ноябрь 2018). Архивировано 10 апрель 2021 года.
  10. Måneskin, arriva nei cinema un documentario che racconta il primo album della band (итал.) (3 октябрь 2018). Архивировано 10 апрель 2021 года.
  11. Måneskin, arriva nei cinema un documentario che racconta il primo album della band (ингл.) (7 март 2021). Архивировано 10 март 2021 года.
  12. Italy: Måneskin win Sanremo 2021 with “Zitti e buoni” (итал.) (11 февраль 2021). Архивировано 11 февраль 2021 года.
  13. Mauro Abbate. Maneskin, ecco la versione di Zitti e buoni per l’Eurovision: ecco cosa cambia (итал.). Notizie Musica (16 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2021.
  14. Евровидение-2021 выиграла итальянская группа Maneskin (рус.). РИА Новости (23 май 2021).