Marvel Comics

Marvel Comics (ингл. marvel сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.

1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).

2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан итте[1]. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды[2].

Төп мөхәррирләр

  • Марк Грүнвалд
  • Боб Һаррас
  • Боб Бүдиәнски
  • Бобби Чейз
  • Карл Поттс

Marvel галәме персонажлары

Marvel галәме төркемнәре

Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр:

һ.б.

Искәрмәләр

  1. Компания Walt Disney покупает Marvel Entertainment
  2. Disney Completes Marvel Acquisition [недоступная ссылка — история]. Marvel.com (31 декабрь 2009). Архивировано 18 февраль 2012 года.

Тема буенча өстәмә