Тимер кеше 2
«Тимер кеше 2» (ингл. Iron Man II) — Marvel студиясенең комислары нигезендә төшерелгән фантастик атыш-чабыш фильм, 2008 елдагы «Тимер кеше» фильмының дәвамы. Фильмның төп персонажы — бер тормышында миллиардер-уйлап табучы Тони Старк (Роберт Дауни-кече) һәм икенчесендә — Тимер кеше исемле супербатыр. Европа илләренең күбесендә фильмның премьерасы 2010 елның 28—30 апрелләрендә булды. АКШ-да фильм 7 майда чыкты, ә Россиядә 29 апрельдә.
«Тимер кеше 2» фильмы «Marvel кинематографик галәме» кроссоверына керә. Анда шулай ук «Тимер кеше» (2008), «Искиткеч Һалк» (2008), «Тор» (2011), «Капитан Америка: Беренче үч алучы» (2011),«Үч алучылар» (2012) һәм башка фильмнар керә.
Актёрлары
| Актёр | Роле |
|---|---|
| Роберт Дауни-кече | Тони Старк / Тимер кеше |
| Дон Чидл | асполковник Җеймс «Роуди» Роудс / Сугыш машинасы |
| Микки Рурк | Иван Ванко / Чыбыркы |
| Гвинет Пәлтроу | Вирджиния «Пеппер» Поттс |
| Скарлетт Йоһанссон | Натали Рашман / Наташа Романова / Кара тол-хатын |
| Сәм Рокуэлл | Җастин Һәммер |
| Сәмүэл Лерой Джексон | Ник Фьюри |
| Кларк Грегг | К.А.Л.К.А.Н. агенты Фил Колсон[3] |
| Җон Сләттери | Һовард Старк |
| Гәрри Шәндлиң | сенатор Стерн |
| Лесли Бибб | Кристин Эверһарт |
| Пол Беттани | ясалма интеллект ҖАРВИС (тавыш) |
| Җон Фавро | Һәппи Һоган |
| Кейт Мара | федераль маршал |
| Кристиан Аманпур | кәмео |
| Җеймс Бети | иминлек агенты |
| Ларри Эллисон | кәмео |
| Адәм Голдштейн | кәмео |
| Тим Гини | майор Әллен |
| Эрик Л. Һейни | генерал Мид |
| Евгений Лазарев | Антон Ванко |
| Стән Ли[4][5] | кәмео |
| Кейт Миддлбрук | «Старк Экспо»дагы полиция әфисәре |
| Оливия Манн | Чесс Робертс |
| Илон Маск | кәмео |
| Дәвин Рәсом | яшь Тони Старк |
| Алеһандро Патино | җир җиләге сатучысы |
| Анна Монзикова | Ребекка |
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 http://www.nytimes.com/2010/05/07/movies/07iron.html
- ↑ 1 2 3 http://www.metacritic.com/movie/iron-man-2
- ↑ Kit, Borys. 'Two sign on for 'Iron Man 2' roles, The Hollywood Reporter (2009-04-22). 23 апрель 2009 тикшерелде.
- ↑ Rick Marshall (2009-10-19). «Stan Lee On His 'Iron Man 2' Cameo!». en:MTV News. Retrieved 2010-03-10.
- ↑ Tyler, Josh Stan Lee Is Larry King In Iron Man 2. Cinema Blend (12 август 2010). Архивировано 29 март 2012 года.
Сылтамалар
- «Тимер кеше 2» [ингл.] Internet Movie Database сайтында