My Opera

My OperaOpera браузерын кулланучылар җәмгыять үзәге. Әлеге төркемгә көн саен 7 500 кулланучы теркәлә[1], барлыгы бергә әлеге сәхифәдә 5 млн кулланучы[2]. Кулланучыларга ярдәм күрсәтүдән тыш, бу чын социаль челтәр дип тә әйтергә мөмкин , монда блог, фоторәсемнәр урнаштыруны үз өченә ала[3]. Һәрвакыт «Атна кулланучысы» /«Member of the Week» билгеләнә.

Тарих

undefined

Җәмгыять үзәге 2001 елның август аенда барлыкка килә[4], сәхифә дип карасак, ул Opera браузеры буенча ярдәмлек кенә булып тора. Сәхифәне беренче яңарту 2001 ел 11 сентябрь һәм 15 декабрь 2003 ел көннәрендә күзәтелә. Кулланучыларга бу яңартулар нәтиҗәсендә яңа мөмкинчелекләр дә ачыла[5].

2005 елның сентябрендә сәхифәнең өлеше тагын да киңәя төшә. Фотоальбом, блоглар, сәхифәдә үз төркемеңне ясау һәм 300 МБ кирәкле эш тирәлеге[4]. Блогларның яңарышы MMS хатлар барлыкка килү белән бәйле[6].

2006 елда Opera Software серверында җиһазларны алмаштыру була һәм 26 октябрдә яңа сәхифәнең бета-тикшерү башлана.[7].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Opera Community Member Statistics. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2010. Архивировано 9 гыйнвар 2010 года.
  2. Сәхифәнең баш бите. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2010.
  3. T-Mobile deploys My Opera Community for web'n'walk., Europe Intelligence Wire (15 март 2007). 23 сентябрь 2008 тикшерелде.
  4. 1 2 My Opera Community, ey? What's the catch? Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2008. Архивировано 29 март 2012 года.
  5. Robert Jaques. Curtain goes up on My Opera redesign, VNUNET.com (17 декабрь 2003). 23 сентябрь 2008 тикшерелде. (үле сылтама)
  6. Elizabeth Millard. Opera Enables Mobile Bloggin, eWeek (19 октябрь 2005). 23 сентябрь 2008 тикшерелде.
  7. Ole Kasper. Introducing the Opera Community Beta Site. My Opera News (26 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2009. Архивировано 9 ноябрь 2006 года.

Төркемнәр