Кандаһар (шәһәр)
Кандаһар (пушту һәм дари کندهار Kandahar, фарсы قندهار, Qandahār, юнанча Ἀλεξάνδρεια) — Әфганстанның көньяк өлешендә урнашкан шәһәр. Халык саны буенча илнең иченче шәһәре (Кабулдан соң).
Тарих
БЭК 330 елда Искәндәр Зөлкарнәйн яулары чорында Арахозиядәге Александрия исеме астында салынган. Асаба халык - пуштуннар бабалары булган.
1 гасырда грек язучысы Исидор Хараки үз китабында шәһәрне юнан полисы буларак телгә алган.
1747-1776 елларда Әфганстанның башкаласы булган. Кандаһарда Әфган дәүләтенә нигез салучы Әхмәд-шаһның төрбәсе урнашкан.
1979-1988 елларда Кандаһарда ССРБ гаскәрләренең урнашу ноктасы булган.
2001 елга кадәр Кандаһар янында Әл-Кагыйдә - Әл-Фарук оешмаларының иң зур күнекмә лагере урнашкан булган.
Кандаһарда "Талибан" хәрәкәтенең баш идарәсе урнашкан булган.
2001 елның 7 декабрендә Төньяк альянс гаскәрләре Кандаһарны басып ала.
Шәһәр климаты
| Кандаһар климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
| Уртача максимум, °C | 12 | 17 | 22 | 28 | 32 | 37 | 39 | 36 | 33 | 30 | 22 | 13 | |
| Уртача минимум, °C | −1 | 2 | 5 | 10 | 12 | 15 | 17 | 15 | 10 | 5 | 2 | −1 | |
Сылтамалар
- ALEXANDROPOLIS, the modern Kandahar. (31° 39' N., 65° 48' E.) See Arrian, Anab. III, 28. *http://www.parthia.com/doc/parthian_stations.htm#PARTHIAN_STATIONS