TOGG

TOGG (төр. Türkiye'nin Otomobili Girişim Grubu, ингл. Turkey's Automobile Joint Venture Group Inc) — уртак предприятия буларак 2018-нче елда оешкан Төркия автомобиль җитештерүчесе.[1]

Компания беренче интеллектуаль машинасын 2023 елга массакүләм җитештерүгә чыгаруга әзер булачагын игълан итә. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2019 елның декабрендә спорт машинасы, седан һәм C-сегмент модельләре прототипларын тулысынча электр двигательле буларак тәкъдим итә.

TOGG 2030 елга кадәр биш төрле машина моделе җитештерәчәк дип бара.

Күпләп кроссовер машиналары җитештерү 2022-нче елда башланса, аннары седаннар җитештерәчәк.[2]

Модельләр

Исеме Төре Беренче игълан Чыгару вакыты Двигателе
TOGG (SUV) C-класс кроссовер 2019 елның 27 декабре 2023[3] Электрический
TOGG (седан) C-класс седан 2024
TBA C-класс хэтчбек игълан ителәчәк 2030
TBA B-класс SUV
TBA C-класс компактвэн

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар