Томан
Томан (рус. туман) — гомумтөрки туман «томан; караңгылык; буран», чувашча тăман, хакасча тубан, угыз телләрендә думан — Э. В. Севортян борынгы төрки *тум «каплау, караңгылау, карангылык» тамырыннан дигән фикердә. Киң таралган туман сүзен борынгы иран телендәге dumnan, dvanman «томан, төтен» сүзенә нисбәт итәләр.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Атмосферадагы эссе һәм салкын һаваның үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән су пары кисәкчекләре массасы;
- һаваның үтәкүренүчәнлеген киметә яки җуя торган һәртөрле масса (рәшә, тузан, төтен һәм башкалар);
- күчерелмә мәгънәдә: күрергә, сиземләүгә яки фикерләүгә комачаулык итә торган халәт;
- күчерелмә мәгънәдә: ачык, анык, төгәл булмаган нәрсә.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
томанлану (һавада томан хасил булу); томанлы (томан төшкән); томанлык (галәмдәге җисемнәрнең томан рәвешендә күренгән төркемнәре); томансу (бераз томанлы, сыек томан белән капланган яки өртелгән).
Өстәмә мәгълүмат
Томан — җир өслегендәге болыт. Күктәге болыт белән томан арасында бернинди аерма да юк. Болыт җир яисә сулык өслегендә булганда, без аны «томан» дип атыйбыз. Гадәттә томан төнлә яисә таң белән пәйда була. Ул җылы җир яисә су өстенә төшүче салкын һава нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Томанны еш кына көз көне күрергә мөмкин. Бу вакытта һава җир яисә суга караганда тизрәк суына. Җылы һава белән салкын һава кушылганда, томан барлыкка килә дә. Шәһәрдәге томан авылныкына караганда күпкә куерак. Шәһәр һавасында тузан белән корым күп. Алар, су бөртекләре белән кушылып, куе юрган хасил итәләр.
Җирнең иң томанлы районы булып Ньюфаундлендның (Канада) атлантик су буе санала. Бу җирдә җылы дымлы һава Поляр түгәрәк ягыннан аккан салкын су белән очраша. Суның салкыны җылы һаваны кечкенә су тамчыларына әйләндерә. Бу су тамчылары яңгыр хасил итү өчен җитәрлек зурлыкта түгел. Шуңа күрә алар яңгыр булып яумыйлар, ә томан булып һавада эленеп торалар.
Сан-Францискодагы томаннар бөтенләй башкача барлыкка килә. Монда иртәнге салкынча бриз җылы ком дюналары ягына исә. Комны юешләп, яңгыр явып узган булса, парга әйләнеп барган дымнан куе томан катламы барлыкка килә.
Томан болытка караганда куерак булып күренә. Бу томан тамчыларының яңгыр тамчыларына караганда кечерәк булуына бәйле. Күпсанлы вак тамчылар яктылыкны эре яңгыр тамчыларына караганда күбрәк йоталар. Шуңа күрә томан безгә куерак булып тоела да.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Томан куерту
- күзне томалау, эшне яшерү.
Томан җибәрү
- алдау.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Тау башында томан күп.
- Җилләтми томан ачылмас.
- Томан төшә — җимешләр пешә.
- Бүре томанны ярата.
- Томанлы көн төлке узар, буранлы көн бүре узар.
- Тау башында томан күп, адәм башында яман күп.
- Томан төбе ут булыр, томау төбе корт булыр.
- Тау башы томансыз булмас, ир башы хыялсыз булмас.
- Биек тауның томаны да биек.
- Адашмасны томан адаштырган, кунмасны караңгы кундырган.
Күзләремдә минем нурлар кими сыман,
Нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем, синең хисең минем өчен
Әле һаман зәңгәр томан,
Синең хисең зәңгәр томан.
Синең хисең зәңгәр томан.
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.
(«Зәңгәр томан», Р.Ахиярова көе, Р.Харис сүзләре)
Юксынам да сезне, чыгам кырларга,
Кырларда тирбәлә язгы томаннар.
Томаннар да никтер моңлы сыманнар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.
(«Туганнар», Р.Сәрвәров көе, М.Хәбибуллин сүзләре)
Менә тагы киттем еракларга,
Туган ягым, синнән аерылып.
Туган ягым, синнән аерылып,
Сөйгәнемне синдә калдырып.
Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп-өзлеп
Туган ягым, сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.
(«Бер кайтасы иде туган якка…», В.Мөхәммәдиев көе,
Г.Идрисов сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышы
Кояш болытлар астына качкан, диңгез ягыннан сарылып килгән томан кыяны каплаган иде. (Г.Әпсәләмов «Зәңгәр кыя»).
Хәзер йолдызлар, сыек кына томан белән эретелгәндәй, бераз тоныграк күренә башлаганнар иде (Г.Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Гадәттә мондый көзге иртәләрдә Казан өстенә Иделне каплаган куе томан сарыла, көн җылынып беткәнче шәһәр шуннан арына алмый — ак чыбылдык астында кала иде (И.Сәләхов «Фаҗига»).
Аксыл томан, идәнгә төшеп җиткәч, таралып китмәде, киресенчә, бераз куерып, озынча капчык рәвешенә керде, аннан соң аңарда бил шикеллерәк нәрсә пәйда булды һәм бераздан ул юан гына кеше гәүдәсе сыман кыяфәт алды (А.Тимергалин «Фәтхулла хәзрәтләре»).
Шунда ике арабызда куе томан барлыкка килде һәм Нургалием шул томан эчендә калып юкка чыкты (Г.Галиева "Газзәбану).
Куе томан пәрдәсен ертып, учак янына, шулпа исенә шушы калын урманнарның, сихри матурлыкка чумган болыннарның хуҗасы Әгъләм килеп чыкты (А.Хәсәнов «Ерак яклар кунагы»).
Офыкны каплап, өч янар тау шәфәкъ нурларында яктырып тора иде. Алар бик якын тоела, йөгереп китсәң, сулышыңа кабынганчы барып та җитәрсең шикелле. Иң биегенең очыннан күксел томан күтәрелә, күк гөмбәзенә ягылып, алсу-кызгылт төскә маныла (М.Маликова «Саф сөю турында кыйссалар»).
Кара яңгыр Агыйдел ягына китеп барды, җир өстенә томан кебек капланып сибәләп торганы Камышлы тирәсендәге урманнарга, әрәмәләргә ябышып калды (Г. Гыйльманов «Оча торган кешеләр»).
Ишек-тәрәзә аша үтәли җил иссә дә, өй эчендәге куе кызыл томан таралмады (М.Кәбиров «Әҗәл җыры»).
Дүрәнәемнең, мине алдына утыртып, «бу хәтле атаңа охшарсың икән, атаң кызы» дип, кытыршы кулы белән шап-шоп аркамнан сөюен дә, «мин — әти кызы, әти кызы!» дип үземнең чырык-чырык көлүем дә шул томан пәрдәсе аша торып-торып балкып китә (А.Әхмәтгалиева «Минем әтинең кызы»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.