X гасыр славян авылы

« X гасыр славян авылы» (яки «Славян авылы») — Новгород өлкәсендә Любытино кала тибындагы бистәдә этнографик интерактив парк-музей. X гасыр славян авыл җирләрен торгыза. Новгород өлкәсенең «иң күп килүче туристлык үзәге» дип санала[1][2].

Тарихы

«X гасыр славян авылы» тере тарих музее «Төп Русь» проекты чикләрендә төзелгән, авторлары Любытино тирә якны өйрәнү музее, Новгород дәүләт университеты, Новгород борынгылыкны яратучылар җәмгыяте һәм Любытино районы хакимияте. Торлак һәм хуҗалык корылмалары комплексын төзү проектының герое Любытино, Иске Ладога, Бөек Новгород һәм борынгы Руснең башка үзәкләрендәге купьеллык казулар һәм археологик эзләнү сөземтәсе була[3][4]..

«Славян авылын» төзү Любытино якны өйрәнү музее директоры Андрей Ивановның 2005 елда президент грантын алу белән башлана[4]. Строительство объекта велось с 2006 по 2008 год[5].

«X гасырда славян авылы» Любытино якны өйрәнү музеенда стационар күргәзмә булып тора[6].

Урын үзенчәлекләре

Мста елгасының урта агымында һәм аның тирә-якларында берничә квадрат километр территорияда Европадагы иң зур[7] урта гасыр археология комарткылары комплексының берсе урнашкан (V—XI гасырлар)[5].

undefined

X гасырда хәзерге Любытино районы биләмәсендә Новгород җирләренең бер административ үзәге барлыкка килә. 947 елда шунда, төбәк кешеләрен буйсындыру максатында, княгиня Ольга яулар оештыра[4]. Хәзерге Любытино биләмәсендә, Ольга, Новгород җирләре составына кергән, кенәз авылына нигез сала[1]

Любытино археология тыюлыгы

Урынның археология әһәмиятенә ия булу сәбәпле Новгород өлкәсе башкарма комитетының № 177 карары белән 1986 елның 21 апрелендә Любытинода башлангыч археология тыюлыгы оештырыла[1][8]. Аның күләме — якынча 3,5 х 10 км[9] Бу тыюлыкның булдыру максаты — уникаль борынгы комарткыларны саклау һәм тарихны популярлаштыру[10].

«X гасыр славян авылы» Мсты елгасы, археология тыюлыгы территориясендә, үз эченә курганны, җирләү мәйданын һәм торлакны алган чын археологик объект урынында төзелә[5].

Экспозициясе

undefined

Экспозиция нигезен төрле типтагы дүрт славян торак йорты һәм хуҗалык каралтылары — амбар, келәт, ындыр, тимерчелек, икмәкханә, мал өчен киртә тәшкил итә. Интерьерда көнкүреш һәм хуҗалык әйберләре күчермәләре урнаштырылган[5].

Славян авылы биләмәсендә 2013 елның 25 маенда Войницкий тәресе күчермәсе төзелә. Аның биеклеге — 188 см, аркылы бүрәнәсе озынлыгы — 88 см. Күчермәне «Славон делале» Любытино якны өйрәнү музее проекты чикләрендә Новгородның бер предприятиесе эшли[5][11].

Төзү үзенчәлекләре

«Славян авылының» торак һәм хуҗалык каралтылары кискен X гасыр технологияларына ярашлы төзелә. Материаллары — бүрәнә, туз, агач тамырлары, мүк, кәс. Корылмаларда аралык, түшәмнәр юк, ишекләр тәбәнәк, вентиляция сыйфатында — кышкы вакытта максималь җылылыкны саклау өчен кече төнлекләр[3][8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Информация о Славянской деревне X века. Novgorod.ru. Novgorod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2020.
  2. Иванова Татьяна. {{{заглавие}}} (русский) : Журнал. — 2016. — 4 июль.
  3. 1 2 Летягин Андрей. Славянская деревня X века воссоздается в Новгородской области. Ria.ru. РИА Новости (3 август 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2020.
  4. 1 2 3 {{{заглавие}}} (русский) : Журнал. — 2007. — 20 май.
  5. 1 2 3 4 5 Иванов А. {{{заглавие}}} (русский). — 2013. — 11 Март.
  6. Информация на сайте. Culture.ru. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2020.
  7. {{{заглавие}}} (русский) : Газета. — 2007. — 2 май.
  8. 1 2 Информация на сайте. lubytino.ru. Администрация Любытинского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2020.
  9. Информация на сайте. Tropki.ru. Tropki.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2020.
  10. Достопримечательности и инфраструктура. Lubytino.ru. Администрация Любытинского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2020.
  11. Белоглазова Галина. {{{заглавие}}} : Газета. — 2013. — 25 май.

Сылтамалар

  • Сайт парка-музея «Славянская деревня Х века» (неопр.). Lubturism.ru. Дата обращения: 10 февраля 2020.
  • Музей «Славянская деревня» (неопр.). Викимапия. Дата обращения: 10 февраля 2020.
  • Страница культурно-просветительского музейного центра «Славянская деревня Х века» (неопр.). iPetersburg.ru. Дата обращения: 10 февраля 2020.
  • Страница Археологического заповедника в Любытино (неопр.). Prigorod.info. Дата обращения: 10 февраля 2020.