«Азат ватан» журналы
«Аза́т вата́н» - иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис журнал. 1952-53 елларда Мүнһен шәһәрендә (Алмания) татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.
Мөхәррирләре: А. Фәйзуллин, М. Кәрими. Г. Исхакый, Ш. Нигъмәти һ.б.ның әсәрләре басыла. Журнал Советларга каршы фикердә тора. Аның битләрендә халыкара вакыйгалар турында материаллар басыла, ССРБда милли мәсьәләнең торышы, татар халкы тарихы, күренекле мәдәният эшлеклеләренең (Г. Тукай, Р. Фәхретдин, Й. Акчура, Г. Камал, К. Насыйри, Г. Баруди һ.б.) иҗаты яктыртыла.
Әдәбият
- Гилязов И. Неоконченный урок // Казань. 1994. № 5/6.
- Миңнегулов Х. «Азат Ватан»: Скорбь и надежда: (Татарский журнал в Германии) // Татарстан. 2003. № 2.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.