«Ракета» сәгать заводы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ракета 1985

«Ракета» – Петродворец сәгать заводында чыгарыла. Предприятие Советлар Союзының сәгатьләрне персональ куллану өчен массалап җитештерүе буенча 13 иң зур заводы санына керә иде. Петродворецта чыгарыла торган «Ракета» сәгатьләре дөньяның 30дан артык илендә сатыла иде.

Тарихы

Исемнең барлыкка килүе

«Ракета» маркасы сәгатьләренең беренче партиясе 12 апрель Восток-1 корабында Көнбатыш Ауропа һәм Р-16 яңа буын ракетасы белән ассоциацияләнә иде. Шулай ук ул ракетаны 1962 елда СССР да үз куллануына алды.

Марканың барлыкка килүе

Үз маркасы астында сәгатьләр чыгара башлаганда Петродворец сәгать заводына инде 200 елдан артык иде. Сәгать механизмнары чыгара башлаганчы ул ташларны техник эшкәртү белән шөгыльләнә иде. «Звезда» һәм «Победа» кул сәгатьләренең беренче партияләре чыккан иде. Ләкин завод чит шаблоннарда эшлисе килмичә үз оригиналь моделе өстендә актив эш алып бара иде. Заводта барлык сәгатьләр өчен бердәм «Ракета – 2609Н» механизмы барлыкка китерелә һәм 1964 елда инде заводның «Ракета» дигән үз оригиналь сәгать маркасы килеп чыга. «Ракета – 2609Н» илдә иң яхшы механизмнардан санала. Аның нигезендә «Ракета» сәгатенең ике дистә модификациясеннән артык чыга: автоматик заводлы, календарь белән, 24 сәгатьле шкала белән, магнитка чыдам, сукырлар өчен модельләр һ.б. 1980 елга заводта елына 4 600 мең экземпляр чыгарыла иде.

Модель рәте

Беренче модельләр

«Ракета» маркасы астындагы беренче сәгатьләр «Россия», «Рекорд», «Петродворец» исемнәре белән чыга. «Рекорд» сәгатьләре исә оригиналь төзелешле сәгатьләр була. Бу сәгатьләр безнең илдә чыккан сәгатьләрдән бүгенге көндә дә иң яссылары булып кала. Аларның биеклеге – 2,7 миллиметр, бу берсе өстенә берсе куелган ике совет биштиенлекләре биеклегеннән дә артык түгел. Лейпциг ярминкәсендә алтын медаль яулап ала.

Хәзерге модельләр

  • «Ракета» кул сәгате;
  • сукырлар өчен «Ракета» сәгате;
  • кесә сәгате;
  • хронографлар;
  • алтын порошок төшерелгән сәгатьләр;
  • календарьлы сәгатьләр;
  • вакытны 24 сәгать зонасында күрсәтә торган сәгатьләр;
  • авыр метеошартлардагы эшләр өчен сәгатьләр һ.б.

Бүләкләр

  • «Рекорд» моделе өчен Лейпциг ярминкәсендә алтын медаль (1965);
  • Халыкара Лейпциг ярминкәсендә алтын медаль (1966);
  • Монреальдагы бөтендөнья Экспо-67 күргәзмәсендә гран-при (1967);
  • Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены (1971).

Әдәбият

  • Сухорукова А. Э. Часовых дел мастера: Рассказ об одном заводе. Л.: Детская литература, 1983. – 108 с.
  • Тютенкова А. Г. Сверяя время. Л.: Лениздат, 1986. − 181 с.
  • Ферсман А.Е., Влодавец Н.И. Государственная Петергофская гранильная фабрика в её прошлом, настоящем и будущем. – Пг., 1922. – С.29.

Чыганагы

Бу мәкалә Википедиянең Петродворец сәгать заводы турындагы рус бите ннән тәрҗемә ителде.

Сылтамалар