Шереметьево Халыкара һава аланы

Шереметьево Халыкара һава аланы (рус. Междунаро́дный аэропо́рт Шереме́тьево, tat.lat. Şeremetyevo Xalıqara hawa alanı ) — Россия байрагы Россия Федерациясенең икенче зур һава аланы (Домодедоводан соң), Аурупаның иң эре һава аланнары исемлегенә керә.

Мәскәү өлкәсенең Химки һәм Лобня шәһәрләре арасында урнаша. Coat of arms of Moscow.svg Мәскәүдән ераклыгы — 13 километр (А, B, C терминаллары), 9 километр (D, E , F терминаллары).

2008 ел мәгълүматлары буенча Шереметьево һава аланыннан төрле авиаширкәтләр ерактагы чит илләренә 50%, БДБ илләренә 6% очыш ясыйлар.

Һава аланы тарихы 1951 елның 13 сентябрендә башлана. Башта һава аланын Хәрби-һава көчләре файдалана. 1959 елда Шереметьево һава аланы граждан очкычларына тапшырыла. Совет заманында Шереметьво-2 терминалы — баш Совет Халыкара һава лиманы.