Абдуллабай Садыйков

Садыйков Абдуллабай Габбас улы (рус. Салыков Абдулабай Габбасович, 1922 ел, ТАССР, Әгерҗе районы, Әгерҗе — билгесез) — 112-нче Башкорт атлы дивизиясе яугире, гвардия кызылармеецы, рядовой.

Тәрҗемәи хәле

Садыйков Абдуллабай Габбас улы 1922 елда Татарстан АССР Әгерҗе районы Әгерҗе шәһәрендә туа. Кызыл Армия сафларына Калтасы районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла[1]. 112-нче атлы дивизиясенең 313-нче атлы полкында кавалерист булып хезмәт итә. 1942 елның 6 июлендә кызу сугыш барган Курск өлкәсенең (хәзер Липецк өлкәсе) 2‑е Тербуны авылы районында хәбәрсез югала[2]. Югалганар исемлегендә Садыйков Абдуллабай Габбас улының туганнары юк дип китерелгән[3].