Азат Вергазов
Азат Фатыйх улы Вергазов (Азат Вергазов, рус. Азат Фатихович Вергазов, 8 март 1932, Кырнавар, Неверкино районы — 20 ноябрь 2012, Яшел Үзән, Татарстан Республикасы) — Россия язучысы, татар телендә яза, телевидение мөхәррире, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы
1932 елның 8 мартында Пенза өлкәсе, хәзерге Неверкино районы Карновар авылында туган.
1958 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.
1958–1964 елларда Яшел Үзән районындагы Олы Җәке авылы мәктәбе директоры булып эшли.
1964–1970 елларда Карагуҗа авылы мәктәбендә укыта, соңрак укыту бүлеге мөдире була[1].
1974–1985 елларда — «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар комитетының әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир.
1991–1998 елларда «Аҗаган» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире, «Аҗаган» нәшрияты директоры[2].
2012 елда вафат була.
Иҗаты
Азат Вергазовның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта 1960 нчы еллар ахырында чыга башлый. Укучыларга ул үзенең «Дулкыннар ни сөйли?», «Ташу»(«Нәзер»), «Уяну» исемле повестьлары аша билгеле.
Китаплары
- Вергазов, Азат. Дулкыннар ни сөйли?. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 127 с. — 9000 экз.;
- Вергазов, Азат. Ташу. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 148 с. — 14 000 экз.;
- Вергазов, Азат. Уяну. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 136 с. — 15 000 экз.;
- Вергазов, Азат. Кайту. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 252 с. — 2000 экз.;
- Вергазов, Азат. Кода, май кап!. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 128 с. — 10 000 экз.;
- Вергазов, Азат. Язгы сөйләшү. — Казан: Аҗаган, 1993. — 70 с. — 2000 экз.;
- Вергазов, Азат. Без – сезнең балалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 112 с. — 5000 экз.;
- Вергазов, Азат. Йөрәк җыр сорый. — Казан: Аҗаган, 1998. — 367 с. — 2000 экз.;
- Вергазов, Азат. Аюның йокысын кем урлаган?. — Казан: Матбугат йорты, 2002. — 16 с. — 2000 экз.;
- Вергазов, Азат. Үзеңә кайту. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 255 с. — 3000 экз..
Сылтамалар
- ↑ Вергазов Азат. Матбугат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Вергазов Азат Фатихович. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.