Азат Ибраһимов
Азат Ибраһимов (13 июль 1959 ел) — дәүләт хезмәткәре, хуҗалык эшлеклесе. Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе генераль директоры (2009-2012), Башкортстан Республикасының Китап палатасы директоры (2012-2014), Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры (2014-2019).
Биографиясе
Азат Әхмәт улы Ибраһимов 1959 елның 13 июлендә Уфа шәһәрендә туган;
Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган;
1996-1997 елларда Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары министры ярдәмчесе;
1997-2009 елларда Башкортстан Хөкүмәте аппаратында баш белгеч, матбугат һәм телевединие сораулары буенча куратор;
2009-2012 елларда Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе генераль директоры;
2012-2014 елларда Башкортстан Республикасының Китап палатасы директоры;
2014-2019 елларда Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры.
Бүләкләре
- «Бөтенрусия җанисәп буенча күрсәткән казанышлары өчен» медале (2003)
Сылтамалар
- Азат Ибрагимов, директор Национальной библиотеки имени Ахмет-Заки Валиди:«Я знаю людей, которым электронные книги уже порядком надоели и они с удовольствием приобретают традиционные книги» 2019 елның 16 июль көнендә архивланган. [рус.]
- Директором Дома дружбы народов Башкортостан Республикасы назначен Азат Ибрагимов [рус.]