Азат Ислаев

Азат Фәйзелхак улы Ислаев (рус. Ислаев Азат Файзулхакович; 9 май 1985, Пермь) — хуҗалык‑фирка эшлеклесе, Ханты-Манси автономияле округы-Югра губернаторы урынбасары (2022 елдан), Владивосток шәһәренең вице‑мэры (2020—2021).

Тәрҗемәи хәле

Азат Фәйзелхак улы Ислаев 1985 елның 9 маенда Пермьдә, Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы Фәйзелхак Ислаев гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әнисе, Сания Фазыл кызы, Арча районының туганы, техникумны һәм аннан соң химия факультетын тәмамлаган, хәрби инженер‑химик булып эшли. 1993 елда гаилә Казанга күчә.

Азат Ислаев 2002 елда урта мәктәпне тәмамлый, 2007 елда Казанда урнашкан «ТИСБИ» Идарә академиясенең юридик факультетында «юриспруденция» белгечлеген ала. 2010 елда шул ук академия‑университетның аспирантурасын тәмамлый[1].

Югары уку йортында укыган чакта ЮНЕСКО халыкара кафедрасы стипендиаты була, 18 яшендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе итеп сайланган[2].

Хезмәт эшчәнлеге

2004 елдан Казан шәһәре Советы (Казан объединённый Совет народных депутатов) тешкәтатында юрист‑координатор булып эшли.

2005 елдан башлап шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә: сувенирлар сата, ресторан бизнесы белән шөгылләнә.

2006—2010 елларда Казанда «Региональ җир хезмәте» (Региональная земельная служба, РЗС) ҖЧҖдә юрист, аннан башкаручы директор булып эшли.

2007 елдан Казанда «Кольцо» гипермаркетының юридик бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкара.

2008 елдан «Җир кишәрлекләре хезмәте» (Служба земельных отводов) ҖЧҖдә финансы директоры була, 2019 елларга кадәр шушы вазифада кала.

2010—2012 елларда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы була.

2010—2012 елларда «Гадел Россия» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасы бүләге аппараты җитәкчесе булып хезмәт итә.

2015 елдан 2019 елның июленә кадәр Казан шәһәр Думасына КПРФ сәяси партиясеннән сайланган депутат була[3].

2016—2019 елларда ООО «Хинкальная‑Казань‑1» финанс‑идарә бүлекчәсе башлыгы вазифасын били.

2019 елның сентябреннән – Приморье крае губернаторы Олег Николаевич Кожемяконың Владивостокның Русский утравында үсеш концепциясен гамәлгә ашыру буенча ярдәмчесе[2].

2020 елның 9 гыйнварыннан 2022 елның мартына кадәр – Владивосток шәһәренең (Олег Гуменюк һәм Константин Шестаков мэр булган чорда) карамагында мәдәният һәм мәгълүмати-программа тәэминаты идарәләре булган вице-мэры [4][5].

2022 елның 14 мартыннан[6]Ханты-Манси – Югра автономияле округы губернаторының шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары[7][8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РФ Үзәк сайлау комиссиясе грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәте;
  • 2022 ел — «Россия лидерләре» («Лидеры России») федераль конкурс җиңүчесе[9].

Гаиләсе

Өйләнгән; улы һәм кызы бар.

Искәрмәләр

  1. Ислаев Азат Файзулхакович. Реальное время [рус.]
  2. 1 2 Лейсан Рахматуллина. Азат Ислаев: от председателя бюро Всемирного форума татарской молодежи — до вице-мэра Владивостока. Татар-информ, 11.10.2020
  3. Екатерина Ларионова. Казгордума досрочно сложила полномочия депутата от КПРФ Ислаева. Татар-информ, 25.07.2019
  4. Егор Фалхвадзе. Бывший помощник губернатора стал еще одним вице-мэром Владивостока. KP.RU, 10.01.2020 [рус.]
  5. Азат Ислаев: Я считаю себя не тёмной, а рабочей лошадкой для Приморья. ИА PrimaMedia, 13.01.2020 [рус.]
  6. Азат Ислаев назначен заместителем губернатора Югры.(үле сылтама) Правительство Ханты-Мансийского автономного округа – Югры [рус.]
  7. Бывший депутат Казгордумы стал замгубернатора Югры. Бизнес-газета, 15.03.2022 [рус.]
  8. Ислаев Азат Файзулхакович
  9. Вице-губернатор Югры Ислаев о победе в конкурсе «Лидеры России»: «Я доказал, что могу быть конкурентоспособным». ФедералПресс, 30.06.2022 [рус.]

Сылтамалар