Азат Нургалиев

Азат Мәлик улы Нургалиев (каз. Азат Мәлікұлы Нұрғалиев; рус. Нургалиев, Азат Маликович, 30 июнь 1986, Чимкәнт) — Казакъстан футболчысы, «Тобол» клубы һәм Казакъстан җыелма командасы капитаны; ярымсакчы. Өч тапкыр Казакъстан чемпионы һәм өч тапкыр Казакъстан Кубогы иясе (төрле командалар белән), 2007 елда Интертото Кубогы җиңүчесе, 2021 елда Казакъстан Суперкубогы иясе.

Тәрҗемәи хәле

Азат Нургалиев Чимкәнттә төзүче һәм табиб гаиләсендә туа[4]. Дүртенче сыйныфта футбол секциясенә йөри башлый. Бер үк вакытта музыка һәм бию белән дә шөгыльләнә. Балалар тренеры Юрий Цалин киңәше белән футболга килә[4].

Клублар

2003 елда Азат Чимкәнтнең «Ордабасы» клубына эләгә, ә бер елдан соң клуб белән беренче һөнәри контракт төзи. 2004 елның 15 апрелендә Кызылурдада Казакъстан чемпионатында җирле «Кайсар»га каршы уйный.

2006 елда Костанайның «Тобол» клубына күчә. 2010/2011 уен сезоны тәмамлангач, «Тобол» командасының төп составыннан 10 уенчы, шул исәптән Нургалиев та, баш тренер Равил Сабитов белән конфликт аркасында, клубтан китәргә мәҗбүр була[5].

2011 елда кире «Ордабасы»га әйләнеп кайта һәм шул ук елны финалда «Тобол»га каршы уенда команда белән бергә үзенең икенче Казакъстан Кубогын ота.

2016 елның июнендә, Грузия һәм Кытай җыелма командаларына каршы иптәшләрчә матчларда керткән ике голдан соң, Азат сезон азагына кадәр башкаланың «Астана» клубына арендага алына[6]. Бу клуб өчен Казакъстан чемпионатында 11 уен һәм Казакъстан Кубогы өчен бер уен уздыра, 6 гол кертә һәм командага «алтын дубль» ясарга ярдәм итә. Еврокубоклар уеннарында 10 матчтан 6 матчта уйный. Тик «Астана» финанс сәбәпләр аркасында аренда килешүен озайтмый[7].

2017 елның февралендә футболчы кире «Ордабасы» клубына арендадан әйләнеп кайта һәм чемпионатның беренче матчында ук «Астана»га гол кертә һәм команда чемпионарны җиңүгә ирешә (3:0). Ул чемпионатта 28 уен үткәрә һәм 5 гол кертә, «Ордабасы» тарихындагы беренче бронза медальл яулауга үзеннән зур өлеш кертә[8].

2018 елның 9 гыйнварында Нургалиев, финанс белән бәйле сәбәпләр аркасында клуб белән контрактны өзә һәм ирекле агент булып кала[9]. 17 гыйнварда инде ул Костанайның «Тобол»ы белән бер елга контрактка кул куя[10]. Команданың капитаны итеп сайлана, сезон эчендә 28 уен уздыра, 8 гол (һәм 5 ассист) кертә һәм клубның иң яхшы бомбардиры булып таныла. Якташы Таңат Нүсәрбаев белән (25 уен, 7 гол) кыр үзәгендә көчле дуэт төзиләр һәм «Тобол»га Казакъстан чемпионатының бронза медальләрен яуларга һәм УЕФА Европа Лигасында катнашу хокукын алырга ярдәм итәләр[11].

2020 елның 7 мартында яңа сезонның беренче турында Караганданың «Шахтер» клубы капкасына җиңү китергән гол кертә[12]. 8 ноябрьдә «Кызылҗар» белән матчта Казакъстан чемпионатларында Костанай клубы өчен 200 нче матчын уйный.

2018–2021 елларда «Тобол» өчен уйный, 2022 елдан «Туран» өчен, 6 матч уйнап, бер гол кертә[13].

2025 елның гыйнварыннан «Кызылжар» футбол клубы тренерлар штабына керә[14].

Җыелма команда

undefined

2003 елдан башлап төрле яшьтәге җыелма командалар составына чакырыла. 2007 елның 16 октябрендә Казакъстан яшьләр җыелма командасы составында 2009 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Грузия җыелмасы капкасына гол кертә[15]. 2007 елның сентябрендә Россия җыелмасына каршы уенда Казакъстан яшьләр җыелма командасының техник җиңелүенә сәбәп була, чөнки Нургалиев дисквалификация аркасында уйнау хокукына ия була алмаган.

Бернд Шторк җитәкчелегендәге Казакъстан милли җыелмасында 2009 елның 1 апрелендә 2019 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Беларусия җыелма командасы белән дебют ясый (1:5). Шунан соң илнең төп командасы составына даими рәвештә чакырыла башлый. 2010, 2014 һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатының сайлап алу матчларында, шулай ук 2012 һәм 2016 елгы Ауропа чемпионатының сайлап алу матчларында уйный. Беренче голын 2014 елның 5 сентябрендә Кыргызстан җыелма командасы белән иптәшләрчә уенда кертә (7:1).

2016 елның 8 июнендә Кытай җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчларда җиңү китергән һәм бердәнбер гол кертә[16].

Казанышлар

Команда өчен

Казакъстан байрагы «Тобол»

  • Казакъстан чемпионы: 2010, 2021;
  • Казакъстан вице-чемпионы (3): 2007, 2008, 2020;
  • Казакъстан чемпионатының бронза призёры (2): 2006, 2018;
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2007;
  • Интертото Кубогы иясе: 2007;
  • Казакъстан Суперкубогы иясе: 2021;
  • Казакъстан Суперкубогы финалисты: 2008.
Казакъстан байрагы «Ордабасы»
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2011;
  • Казакъстан чемпионатының бронза призёры: 2017.
Казакъстан байрагы «Астана»
  • Казакъстан чемпионы: 2016;
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2016.

Шәхси

Казакъстан Премьер-лигасының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): 2010, 2011, 2013, 2016, 2018.

Гаилә

Нургалиев өйләнгән, хатыны — Наталья, өч кызы бар[17].

Искәрмәләр

  1. Azat Nurgaliyev // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. Azat Nurgaliev // FBref.com [неопр.]
  3. fctobol.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2020. Архивировано 8 август 2020 года.
  4. 1 2 Азат Нургалиев: «Что бы ни случилось, не сдавайтесь!»
  5. Петухов: В какой-то момент решил, что хочу закончить в «Тоболе»
  6. «Астана» объявила о подписании контракта с Азатом Нургалиевым
  7. Азат Нургалиев: Все шло к тому, что я останусь в «Астане»
  8. «Ордабасы» впервые в истории завоевывает бронзовые медали
  9. Азат Нургалиев рассказал, когда определится со своим будущим
  10. Азат Нургалиев подписал контракт с новым клубом
  11. «Тобол» дома победил «Астану» и стал бронзовым призёром КПЛ-2018
  12. «Тобол» забил два гола за две минуты и вырвал победу у «Шахтера» в интригующем матче КПЛ
  13. Нургалиев Азат Маликович (рус.). teams.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  14. Официально: Азат Нургалиев присоединился к тренерскому штабу «Кызылжара» (рус.). kazfootball.kz (13 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  15. Турция перед Испанией
  16. Азат Нургалиев: «Для нас это — историческая победа»
  17. Диляра Азанбекова. История жены футболиста (Наталья Нургалиева) (рус.). www.zakon.kz www. (21 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә