Азат Себер (газета)

«Аза́т Себе́р» - иҗтимагый-сәяси, әдәби газета. ВКП(б)ның Көнбатыш Себер край комитеты һәм революцион комитеты органы. 1919-21 елларда Омск, 1921нең сентябреннән 1936га кадәр Новониколаевск (Новосибирск) шәһәрләрендә атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре: Ф. Әхмәтов, С. Фәхриев, М. Йосыпов, И. Вәлиев, Х. Курмаев. Даими язышучылары: Х. Бәдәни, Б. Ибраһимов, Г. Камаев, Ш. Мәхмүт, Г. Нигъмәти, Г. Сәйфи.

1921-23 тә кушымта булып «Яшьләр сәхифәсе» журналы, 1933-34 тә «Яңалифче» журналы һәм «Яңалиф походы» газеты чыга. «Азат Себер» РСФСР ХКСның декретларын һәм карарларын бастыра, илдәге һәм чит илләрдәге икътисади хәлләрне яктырта, икътисад яңалыклары белән таныштыра, халыкның наданлыгын бетерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Рубрикалары: «Мәгариф», «Тормышыбыз яңалыклары», «Чит ил яңалыклары» һ.б.

Чыганаклар

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.