Азат Фазлыйәхмәтов

Азат Мидхәт улы Фазлыйәхмәтов (Әхмәт Фазлый; рус.  Азат Мидхатович Фазлиахметов, 23 февраль 1967, Чуенчы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Совет һәм Россия шагыйре, радиожурналист, «Юлдаш» радиосының өлкән мөхәррире, проектлар авторы һәм алып баручысы. 2013 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар союзлары әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре (2015)[1].

Тормыш юлы

1967 елның 23 февралендә БАССРының Дәүләкән районы, Чуенчы авылында туган. Сигезъеллык мәктәптән соң, 1982—1986 елларда Благовещен педагогия училищесында укый.

Хезмәт эшчәнлеген 1986 елның сентябрендә Дәүләкән районының Бик-Карамалы сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып башлый.

1986—1988 елларда Хәрби Диңгез флотында, Кронштадт һәм Новороссийск калаларындагы частьларда хезмәт итә.

1988—1994 еларда кадәр Чуенчы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны һәм тарих фәнен укыта.

1994—1997 елларда Уфаның Орджоникидзе районы эчке эшләр идарәсендә эксперт-криминалист булып эшли, лейтенант дәрәҗәсендә эштән китә[2].

1997 елда читтән торып Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Республика күләмендә игълан ителгән иҗади конкурсны уңышлы үткәннән соң, 1998 елның 5 гыйнварында Азат Фазлыйәхмәтов «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә алып баручы итеп эшкә кабул ителә.

2001 елдан «Юлдаш» мәгълүмат һәм җыр-моң каналының өлкән мөхәррире булып эшли[3]. «Остаханә», «Еллар һәм юллар», «Кеше һәм җәмгыять» тапшыруларын әзерли, юлда йөрүчеләр өчен «Ак юллар теләп» дигән программа, «Музыкаль мозаика» радио уенын һәм «Чүмеч йолдыз» хит-парадын алып бара[4].

Иҗаты

Чәчмә әсәрләр һәм шигырьләр иҗат итә. Башкорт һәм татар җырчылары башкара торган күп кенә җырлар аның сүзләренә язылган.

Китаптары

  • Күңел белән сөйләшү: Шигырьләр, пародиялар, җыр сүзләре, юмористик хикәяләр. — Уфа: «Сал Урал» нәшрият йорты, 2012. — 97 б.
  • Каләмемә салган күңелем: Шигырьләр, пародиялар, җыр сүзләре. — Уфа: «Газетный двор», 2015. — 83 б.
  • Уйларга талган чагым: Шигырьләрләр җыентыгы. — Уфа: «Чурагул» нәшрияты, 2024[5].

Иҗтимагый эшчәнлеге

2014 елдан Россия авторлыҡ җәмгыяте (рус. РАО «Российское авторское общество») әгъзасы[6].

Бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атҡазанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (июль, 2015)[7];
  • «Һөнәргә тугрылык өчен» медале (апрель, 2014).
  • Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри союзының республика комитеты президиумы Мактау кәгазе (декабрь, 2013).
  • Журналист эшләре «Горизонт» республика конкурсы лауреаты (апрель, 2009).
  • Башкортстан Республикасы буенча Эске эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге (гыйнвар, 2008).

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Майя Мәхмүт кызы, чит телләр белгече, уллары — Динис, кызлары — Эмилия.

Искәрмәләр

  1. Список награжденных государственными наградами Республики Башкортостан. 39. Фазлиахметов Азат Мидхатович — старший редактор отдела ведущих программ информационно-музыкального канала «Юлдаш» студии радиовещания ГУП ТРК «Башкортостан» 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 8 апрель 2021]
  2. Азат Фазлыйәхмәтов мәктәптән соң ничек милициягә эләккән? Кызыл таң (23 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  3. Беҙҙең команда. «Юлдаш» радиоһы, рәсми сайт 2018 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. [Тикшерелгән 25 сентябрь 2018]
  4. Фазлыйәхмәтов Азат. Матбугат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  5. Рамил Чурагул. Талантлы шагыйрь, журналист. vk.com (8 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  6. http://rao.ru/
  7. СПИСОК награжденных государственными наградами Республики Башкортостан. 39. Фазлиахметов Азат Мидхатович - старший редактор отдела ведущих программ информационно-музыкального канала «Юлдаш» студии радиовещания ГУП ТРК «Башкортостан» 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 8 апрель 2021]