Айдар Зөбәйдуллин
Айдар Хизбулла улы Зөбәйдуллин (баш. Айҙар Хизбулла улы Зөбәйҙуллин, рус. Айдар Хизбуллович Зубайдуллин; 9 февраль 1963, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — СССР һәм Россия биючесе, балетмейстер, режиссёр-куючы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997). Салават Юлаев ордены кавалеры (2021)[1].
Тормыш юлы
1963 елның 9 февралендә Уфа шәһәрендә туа.
1984 елда Мәскәү мәдәният институтын (педагогы — И. В. Смирнов), 1998 елда Россия театр сәнгате институтын (педагогы — Е. П. Валукин) тәмамлый.
1985 елдан Ф. Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамблендә эшли: солист, 1995 елдан — баш балетмейстер, 1996—2000 елларда — сәнгать җитәкчесе, 2005 елдан 2013 елга кадәр — ансамбльнең балетмейстеры.
2003—2004 елларда — Башкортстан Республикасының республика халык иҗаты үзәге директоры.
2015—2022 елларда — Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры[2].
Иҗаты
Куючы балетмейстер буларак Башкорт опера һәм балет театрында «Салават Юлаев», «Ай тотылган төндә», «Нәркәс», «Богема» операларындагы биюләрне куя. 2012 елда «Евразия йөрәге» Бөтенроссия Россия халыкларының заманча сәнгать фестивален оештыручы һәм аның идея авторы була, шулай ук Дәүләт Кремль сараенда «Тумышым белән Башкортстаннан» исемле зур концерт үткәрә. 2014 елда Уфа шәһәрендә узган «Сочи-2014» Олимпия һәм Паралимпия уеннары уты эстафетасы тантаналарының куючы режиссёры була[3].
«Гөлнәзирә», «Зарифа», «Җиз үкчә», «Печәнчеләр», «Печәнчеләр», «Төньяк амурлары» һ. б. спектакльләрдә бии[4].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1993);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1997)[1];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2016) — мәдәниятне, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[5];
- Салават Юлаев ордены (2021)[6][7].
Гаиләсе
- Әти-әнисе — Хизбулла Гомәр улы Зөбәйдуллин һәм Фая Сәхип кызы Гәрәева, Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең әйдәп баручы солистлары[4].
- Улы — Арыслан (1989), балет артисты, башкару сәнгате продюсеры, 2021 елдан — Уфа яшь тамашачы театры директоры[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Зубайдуллин А. Х. — народный артист Республики Башкортостан (рус.). rcntrb.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
- ↑ Редакционно-издательская деятельность. Зубайдуллин А.Х. - народный артист РБ Республиканский центр народного творчества Республики Башкортостан (рус.). rcntrb.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
- ↑ elena. К 55-летию народного артиста Республики Башкортостан Айдара Зубайдуллина - Культурный мир Башкортостана (рус.). kulturarb.ru (9 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Зубайдуллин Айдар Хизбуллович (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 3 февраля 2016 № 16-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2018. Архивировано 19 ноябрь 2018 года.
- ↑ Зубайдуллин Айдар Хизбуллович (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.
- ↑ В Уфе состоялось вручение госнаград по итогам VI Всемирной фольклориады CIOFF (2021-07-16). 20 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Руководство. tuzufa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
Сылтамалар
- Зубайдуллин Айдар Хизбуллович // Башкирская энциклопедия
- Зубайдуллин Хисбулла Гумерович. Отец и сын // «Ватандаш»