Айдар Шәйдуллин

Айдар Мирсәет улы Шәйдуллин (баш. Айҙар Мирсәйет улы Шәйҙуллин, 21 гыйнвар 1977, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Россия балет артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты (2006), «Кремль балеты» театрының экс-премьеры, продюсер, «Глобэкс промоушен» (Globex Promotion) продюсерлык компаниясе генераль директоры[1][2][3].

Тормыш юлы

1977 елның 21 гыйнварында Уфада туа.

1995 елда Р. Нуриев исемендәге Уфа дәүләт хореография училищесын кызыл дипломга тәмамлый (педагогы — Ш. Ә. Терегулов)[4]. 2005 елда юридик белгечлек буенча Мәскәүдә Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен бетерә[5].

Училищеда укыганда ук, 1991 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә бии, 1995 елдан әлеге театрның балет солисты була[6]. 1996 елның сентябреннән 1997 елның августына кадәр — М. И. Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының балет солисты[7].

1997 елның августында «Кремль балеты» театрына чакырыла. Педагог-репетиторы — Владимир Кошелев.

А. Шәйдуллинга романтик принцлар, нәзакәтле аристократлар, кыю һәм батыр геройлар, хәтта комик персонажлар рольләре дә яхшы бирелә. Үзенең пластикасы, искиткеч сикерү көче һәм академик осталыгы белән ролләрен инандыручан һәм сәнгатьле башкара.

1997 елның августында «Кремль балеты» театрына чакырыла, анда классик һәм заманча репертуарның төп партияләрен башкара, педагог-репетиторы Владимир Кошелев була[8].

Репертуары

  • Зигфрид («Лебединое озеро»);
  • Дроссельмейер, Щелкунчик-принц («Щелкунчик»);
  • Базиль («Дон Кихот»);
  • Наполеон («Наполеон Бонапарт»);
  • Ратмир («Руслан и Людмила»);
  • Курбский («Иван Грозный»);
  • Ромео, Тибальд («Ромео и Джульетта»);
  • Максуд («Мең дә бер кичә»);
  • Дезире («Спящая красавица»);
  • Альберт («Жизель»);
  • Феб («Эсмеральда»);
  • Конрад («Корсар»);
  • Мизгирь («Снегурочка»);
  • Граф Альмавива («Фигаро»).

Продюсерлык эшчәнлеге

2000–2005 елларда Мәскәүдәге Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә югары юридик белем алганнан соң[9], 2009 елның апреленнән — башкару сәнгате өлкәсендә эшләүче, Россия һәм чит ил коллективларының гастроль турларын һәм концертларын оештыручы «Глобэкс промоушен» (Globex Promotion) продюсерлык компаниясенең генераль директоры булып тора[10]. Әлеге продюсерлык компаниясе, аерым алганда, Казандагы Нуриев исемендәге фестивальне оештыруда катнаша, фестивальнең спектакльләрендә һәм гала-концертларында дөнья балеты йолдызларының чыгышларын тәэмин итә[11].

Бүләкләре

  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2006)[12];
  • Мәскәүдә узган XII Халыкара балет артистлары һәм хореографлар бәйгесе лауреаты («Солистлар» номинациясе, 2013)[13];
  • «Милли байлык» премиясе лауреаты[14];
  • РФ Президенты Эшләр идарәсенең Рәхмәт хаты[15];
  • Dance Open халыкара балет премиясе лауреаты, «Иң яхшы дуэт» номинациясендә (2018)[13].
  • «Бию җаны» призы лауреаты, «Бию рыцаре» номинациясендә (2019)[16][13].

Галерея

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Российской Федерации от 3 апреля 2006 года № 310 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» (рус.). Российская газета (10 апрель 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  2. Официальный сайт компании «Глобэкс промоушен» (рус.). globexpro.ru (20 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  3. Балетная редакция. Продюсер: работа или призвание (рус.). Ballet Magazine (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  4. Айсылу Кадырова. Айдар Шайдуллин: «Кто не падает, тот не танцует!» (рус.). ИА «Башинформ» (19 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  5. Балетная редакция. Продюсер: работа или призвание (рус.). Ballet Magazine (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  6. Краткая биография и фото на сайте театра «Кремлёвский балет» (рус.). kremlin-gkd.ru (архив) (5 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  7. Краткая биография и фото на сайте театра «Кремлёвский балет» (рус.). kremlin-gkd.ru (архив) (5 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  8. Краткая биография и фото на сайте театра «Кремлёвский балет» (рус.). kremlin-gkd.ru (архив) (5 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  9. Балетная редакция. Продюсер: работа или призвание (рус.). Ballet Magazine (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  10. Официальный сайт компании «Глобэкс промоушен» (рус.). globexpro.ru (20 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  11. Айсылу Кадырова. «В „Корсар“ мы все вложили свои души!» (рус.). Вечерняя Казань (13 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 3 апреля 2006 года № 310 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» (рус.). Российская газета (10 апрель 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  13. 1 2 3 Балетная редакция. Продюсер: работа или призвание (рус.). Ballet Magazine (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  14. Айсылу Кадырова. Айдар Шайдуллин: «Кто не падает, тот не танцует!» (рус.). ИА «Башинформ» (19 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  15. Краткая биография и фото на сайте театра «Кремлёвский балет» (рус.). kremlin-gkd.ru (архив) (5 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  16. Премия «Душа танца 2019» (рус.). Ballet Magazine (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.

Сылтамалар