Айон (утрау)


Айон (рус. Айон) — Көнчыгыш Себер диңгезендә, Чаун култыгына керештә урнашкан утрау. Русиянең Чукот автономияле бүлгесенә карый. Кыйтгадан Кече Чаун бугазы белән аерылган.

Мәйданы якынча 2 000 км², озынлыгы 63 км, киңлеге 38 км. Иң биек ноктасы 64 м. Ярлары тәбәнәк, кайбер урыннарда текә. Арктик тундрасы өстенлек итә. Бердәнбер торак пункт — Айон авылы.

Утрауны 1646 елда рус сәнәгатькәре һәм сәяхәтче Исай Игнатьев кәшеф иткән.

Кызыклы фактлар

Утрауда чукот галиме Пётр Инэнликей туган.

Төркемнәр