Айрат Гайнуллин
Тормыш юлы
1975 елның 26 июлендә Казанда туа.
Уен карьерасы
Карьерасын 1992 елда Казанның «Идел» клубында башлый. Аннары Яр Чаллының «КАМАЗ»-д, Яшел Үзәннең «Прогресс», Түбән Каманың «Нефтехимик», Казанның «Рубин», Яр Чаллының «КАМАЗ», Махачкаланың «Анжи», Иркутскның «Звезда» клублары өчен чыгыш ясый, соңгысы составында 2006 елгы сезонны икенче дивизионда үткәрә[2]. 2007 елда Ульяновскның «Волга» командасында уйный, карьерасын Казан «Рубин»ының фарм-клубы булган «Рубин-2» составында тәмамлый.
Үз карьерасында беренче дивизионга чыккан биш команда составында икенче дивизион турнирында биш тапкыр җиңү яулый («Рубин» (1997), «Нефтехимик» (2000), «КАМАЗ» (2003), «Звезда» (2006) һәм «Волга» (2007))[3]. «Рубин» составында 1997/98 елгы Россия Кубогы ярышларында катнаша, анда Казан клубы чирекфиналга чыга.
Тренерлык һәм педагогик эшчәнлеге
Яр Чаллыда уйнаганда, Кама физик культура институтының филиалын (хәзерге — Идел буе спорт академиясе, Казан) тәмамлый, шунда ук балалар тренеры булып эшли, аннан — «Рубин» академиясендә педагогик эшчәнлеген дәвам итә[3]. 2016–2018 елларда «Рубин»ның яшьләр командасы, шулай ук «Савиново» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлар штабына керә.
2020 елның августында «Рубин»ның яшьләр командасы тренерлар штабына кире кайта[4]. «Рубин» ФК академиясендә тренеры булып тора[5].
Искәрмәләр
- ↑ «КАМАЗ» на стадионах Америки: Газета «Эхо трибун» (Наб. Челны), № 6, сентябрь 1993
- ↑ Профиль на сайте болельщиков ФК «Волга» (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Айрат Гайнуллин: «В конце сезона‑1997 весь „Рубин“ играл на Князева — чтобы Андрюха получил бонусы». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2021. Архивировано 24 июнь 2021 года.
- ↑ Гайнуллин Айрат — официальный представитель команды (рус.). Федерация футбола Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
- ↑ Тренерский состав (рус.). rubin-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.