Айрат Мансур улы Фазылҗанов

Айрат Мансур улы Фазылҗанов (рус. Айрат Мансурович Фазылзянов; 22 май 1974, Чита) — Россия табиб-эндоскописты, биючесе[1]. Бөтендөнья бию конвенциясе версиясе буенча Россия һәм Европа кубоклары иясе[2][3].

Тәрҗемәи хәле

Айрат Фазылҗанов 1974 елның 22 маенда Чита шәһәрендә туа.

1997 елда Казан дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый, 1998 елда терапия буенча интернатура уза[4]. 2005 елда диагностик һәм дәвалау эндоскопиясе буенча квалификация күтәрә. 2011 елда гастроэнтерология буенча һөнәри яңадан әзерлек һәм эндоскопия буенча квалификация күтәрү программаларын тәмамлый[4]. 2012 елда терапия, 2016 елда гастроэнтерология һәм диагностик-дәвалау эндоскопиясе буенча квалификациясен күтәрә[4].

Табиблык эшчәнлеге

2007 елда Казан шәһәренең «20 нче шәһәр сырхауханәсе» муниципаль сәламәтлек саклау учреждениесендә гомуми практика табибы булып эшли.

2025 елның 19 ноябрендә эндоскопия белгечлеге буенча аккредитация уза (таныклык 2030 елның 19 ноябренә кадәр гамәлдә)[4]. 2026 елның 16 сентябренә Казандагы «Будь Здоров» клиникасында эндоскопист булып эшли[4].

Иҗаты

2005 елның 22 декабрендә Казандагы «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында үткәрелгән «Борынгы бабалар авазы» концертында «Мөселман яисә иманга юл» балетын беренче тапкыр күрсәтә[1]. Казанның 1000 еллыгына багышланган балетны аның өчен хореограф Наил Ибраһимов «Дәрвиш» төркеме музыкасына әзерли[1].

2011 елда Айрат Фазылҗанов Казанда беренче тапкыр авыруларны дәвалау һәм профилактикалауның яңа ысулын — бию терапиясен гамәлгә кертә[5].

2012 елда Красноярскта медицина студентлары һәм медицина хезмәткәрләре сәнгать фестивале алдыннан узган концертта фестиваль жюриенең рәисе буларак катнаша һәм «Кентаури» грузин биюен башкара[2].

2014 елда - Казанда узган IX Халыкара медицина студентлары һәм медицина хезмәткәрләре сәнгать фестивалендә жюри әгъзасы[3].

Ул Казандагы MOÑ театр мәйданчыгының «Танцплощадка» бию-документаль спектаклендә катнашучылар исемлегенә кертелгән[6].

Бүләкләре

  • Россия кубогы;
  • Европа кубогы[2][3];
  • «Пурпур йөрәк» («Пурпурное сердце») Милли премиясенең «Елның иң яхшы табиб-терапевты» аст-номинациясендә номинант (2011)[5].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Харрасова Ландыш. Казанда беренче тапкыр «Мөселман» балеты күрсәтелде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (23 декабрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 Хисамов Альберт. Гости храма медицины (рус.) (PDF). «Медицинская газета» (9 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 3 Сидорова Ольга. Минуты славы (рус.) (PDF). «Медик Урала». Пермь дәүләт медицина академиясе (апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  4. ↑ 1 2 3 4 5 Фазылзянов Айрат Мансурович (рус.). «Будь Здоров» клиникасы. «Клиника Будь Здоров» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  5. ↑ 1 2 Фазылзянов Айрат Мансурович (рус.). Министерство здравоохранения Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
  6. ↑ Танцплощадка. Танцевально-документальный спектакль (рус.). MOÑ театр мәйданчыгы. «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.

Әдәбият

  • Мөхәммәтшин Гарифҗан. Балтач энциклопедиясе [тат.]. — Казан: Идел-Пресс, 2006. — Т. 1. — 409 с..