Айрат Хәмидуллин (1956)
Бу Казан рәссам-педагогы турында мәкалә, Әлмәт архитекторы турында биредән укыгыз.
Айрат Габдулла улы Хәмидуллин (рус. Айрат Габдуллович Хамидуллин; 20 гыйнвар 1956, Казан) — пост-импрессионизм стиленда иҗат итүче Россия рәссам, күренекле педагог.
Тәрҗемәи хәле
Айрат Хәмидуллин 1956 елның 20 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Рәсем мәктәбен бетергәч, Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән бетергәннән соң, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт рәсем институтына укырга керә. Уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән күп копияләр ясый. Шушы стиль белән мавыгып китә.
Хезмәт юлы
1986 елдан башлап Казан сынлы сәнгать училищесында укыта.
Иҗаты
Суриков исемендәге институтта уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән копияләр ясый (Поль Сезанның «Арлекин һәм Пьерро» һәм «Армудлар һәм шәфталу»). Шушы стиль белән мавыгып китә.
Рәссамның иҗатында табигать күренешләре, натюрмортлар һәм башка жанр композицияләре чагылыш таба. Аның «Иске Казан урамнары» сериясе күргәзмәгә килүчеләрне аеруча сокландыра.
Рәссам Айрат Хәмидуллин 1996 елдан бирле Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елда исә Pəcəй рәссамнар берлегенә кабул ителә.
Аның рәсемнәре Pəcəй, Татарстан Республикасы, Америка, Алмания, Франция музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Остазлары
Валерий Борис улы Скуридин, Раиса Ивановна Лебедева, Михаил Михаил улы Курилко-Рюмин.
Бүләкләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы, 2026)[1].
Искәрмәләр
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (14 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
Әдәбият
- Юлия Андреева. Тишина летних улиц — мастерская художника (об Айрате Хамидуллине). «Казань», 2022, № 7, стр. 86-93.
Сылтамалар
- Шәхси бите
- Казан Сынлы Сәнгать Училищесы сайтында мәгълүмат 2012 елның 6 июнь көнендә архивланган.