Сергей Аксаков
Сергей Тимофей улы Аксаков (1 октябрь 1791[2][4][…] — 12 май 1859[1] (67 яшь)) — рус язучысы, дәүләт һәм җәмгыять эшлеклесе, әдәбият һәм театр критигы, ау һәм балыкчылык турында китаплар авторы, лепидоптеролог.
Санкт-Петербург Императорлар фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты.
Сергей Аксаков 1791 елда Өфедә туа. Нәсел җепләре норвег[5] чыгышлы дворяннарга Аксаковларга (искечә Оксаковларга) барып тоташа. Аксаковлар Уфа губернасының иң эре җирбиләүчеләр арасына кергән.
1799 елдан Беренче Казан ирләр гимназиясендә укый.
1804 елда Казан Император Университетына керә.
Казан шәһәрендә Аксаков кулъязма журналларын чыгара.
1806 елда Казан Университеты карамагындагы "Сүз иҗаты һәвәскәр җәмгыяте"ндә катнаша.
1807 елда Санкт-Петербург шәһәренә күчә.
1835-1838 елларда Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты беренче директоры була.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Sergei Timofejewitsch Axakow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ Аксаков Сергей Тимофеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Русский биографический словарь (рус.) / под ред. А. А. Половцов, Н. П. Чулков, Н. Д. Чечулин, В. В. Мусселиус, М. Г. Курдюмов, Ф. А. Витберг, И. А. Кубасов, С. А. Адрианов, Б. Л. Модзалевский, Е. С. Шумигорский — СПб., М..
- ↑ Сайт потомков рода Аксаковых. История рода. [рус.]