Ак аю (уен)

Уйнау тәртибе

Җиргә диаметры 4—5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә йөрүче балаларны «җәтмәгә эләктереп» йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттырмаган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.

Чыганаклар