Алан Гаглоев

Алан Эдуардович Гаглоев (осет. Гаглойты Эдуарды фырт Алан; 6 февраль 1981, Цхинвал) ― Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2022 елның 24 маеннан Көньяк Осетия Президенты[1].

«Ныхас» сәяси фиркасе лидеры (2020–2023). 2017 елгы президент сайлауларында катнашкан.

Тормыш юлы

1981 елның 6 февралендә Цхинвал шәһәрендә туган.

1987 елда 12 номерлы Цхинвал урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Соңрак «Элита» Цхинвал махсус мәктәбенә күчә, аны 1997 елда тәмамлый.

1997 елда А. А. Тибилов исемендәге Көньяк Осетия дәүләт университетының икътисад факультетын «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча укырга керә. Бер үк вакытта шул ук университетта юридик факультетының читтән торып уку бүлегендә белем ала. 2002 елда ике факультетны да тәмамлый.

2003 елда Россия Федерациясендә кадрлар әзерләү буенча Президент программасы кысаларында Владикавказда квалификация күтәрү курсларын уза.

Карьерасы

2002 елда Көньяк Осетия Республикасының Икътисади үсеш министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм монополиягә каршы сәясәт бүлегенә баш белгеч булып эшли башлый.

2004 елдан 2022 елга кадәр Көньяк Осетия Республикасының Дәүләт иминлеге комитетында хезмәт итә[2]. Запастагы подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

2008 елгы Грузия-Көньяк Осетия конфликты вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[3].

Президент булганчы сәяси эшчәнлеге

2017 елда президент сайлауларында катнаша, анда 10,17 % тавыш җыеп, өченче урынны ала[4][5].

2020 елның февраленнән «Ныхас» сәяси партиясен җитәкли.

Көньяк Осетия Президенты (2022 елдан)

Сайлану

Көньяк Осетия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2022 елгы президент сайлауларының беренче турында сайлаучыларның 36,9 % тавышын җыеп, илнең гамәлдәге башлыгы Анатолий Бибиловны узып китә.

Икенче турда 56,08 % тавыш җыеп җиңүгә ирешә (Бибилов 40,90 % җыйган). Анатолий Бибилов җиңелүен таный һәм көндәшен котлый[6]. Инаугурация тантанасы 2022 елның 24 маенда уза.

Эчке һәм тышкы сәясәт

Гаглоев программасы законлылыкны торгызуга, суд системасын үзгәртеп коруга һәм Россия белән интеграцияне көчәйтүгә юнәлтелгән. Хәрби өлкәдә яңа саклану доктринасын кабул итү һәм Саклану министрлыгын реформалау турында белдерә[7].

2022 елның июнендә Россия сәясәтчесе Сергей Карнаухов Гаглоевны, референдум мәсьәләсе контекстында Грузия һәм АКШ мәнфәгатьләрендә эш итүдә гаепләп, тәнкыйть сүзләре белән чыгыш ясый. Көньяк Осетиянең Дәүләт куркынычсызлык комитеты бу белдерүләрне кире кагып, рәсми җавап бирә һәм аларны чынбарлыкка туры килми торган, Россия белән мөнәсәбәтләрнең союздашлык характерына каршы килүче сүзләр, дип атый[3].

2022 елның 12 августында, ведомство хәрбиләре катнашындагы вакыйгадан соң, Гаглоев саклану министры Владимир Пухаевны эшеннән азат итә[8].

2022 елның августында Көньяк Осетия Ленингорск районы халкы өчен Грузия белән чик аша үткәрү пунктларын («Раздахан» һәм «Переви») ачуын белдерә. Бу адым COVID-19 пандемиясе чикләүләре аркасында килеп чыккан гуманитар хәлне җиңеләйтә.

2023 елның 15 мартында Мәскәүдә Алан Гаглоевның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы уза, анда ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелә.

2025–2026 ел вакыйгалары

2025 елның 6 мартында Алан Гаглоев Владикавказ шәһәренең Республика клиник хастаханәсенә салына. Башта инфарктка шик булуы хәбәр ителсә дә, соңрак матбугат хезмәте диагнозны ачыклый — гипертоник криз[9][10]. Берничә көннән соң президент хастаханәдән чыгарыла һәм вазифаларын башкаруны дәвам итә[11].

2026 елның 21 гыйнварында Алан Гаглоев Константин Джуссоев җитәкчелегендәге республика хөкүмәтен отставкага җибәрү турындагы карарга кул куя. Премьер-министр вазифаларын вакытлыча башкару вице-премьер Дзамболат Тадтаевка йөкләнә[12][13].

Бүләкләре

  • Бүләкләү коралы (Көньяк Осетия Республикасы Оборона министрлыгыннан)[14];
  • «Бөек Җиңүгә 80 ел» ордены («Россиянең Хезмәт батырлыгы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, 2025)[15];
  • «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале (Төньяк Осетия — Алания Республикасы махсус хәрби операциясе ветераннары ассоциациясе, 2025)[16];
  • Көньяк Осетия КГБ һәм Россия ФСБ ведомство бүләкләре[14].

Гаиләсе

  • Әтисе ― Гаглоев Эдуард Николаевич, республиканың сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән мехзаводта һәм ЮОПХБИда эшләгән;
  • Әнисе ― Тибилова Залина Владимирировна, тегү фабрикасында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләгән;
  • Бертуганы ― Александр Эдуардович;
  • Хатыны ― Валиева Ирина Шотаевна;
    • кызы Анна (2005 елгы), улы Эдуард (2011).

Искәрмәләр

  1. Инаугурация избранного президента Южной Осетии Алана Гаглоева запланирована на 24 мая (рус.). BFM.ru (11 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2022. Архивировано 12 май 2022 года.
  2. Непростой кандидат. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2017. Архивировано 5 апрель 2017 года.
  3. 1 2 Мы не располагаем какой-либо информацией о связях Алана Гаглоева с грузинскими спецслужбами — КГБ. ИА «Рес» (2 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  4. Постановление ЦИК РЮО. Об инициативной группе избирателей по выдвижению кандидата на должность Президента Республики Южная Осетия Гаглоева Алана Эдуардовича. Осинформ.
  5. Алан Гаглоев успешно сдал экзамен на владение госязыками Южной Осетии. Алания Информ.
  6. Поздравляю Алана Гаглоева с победой – Бибилов (рус.). 15-й Регион (8 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2022.
  7. Алан Гаглоев: воссоединение с Россией — вековая мечта осетинского народа. РИА Новости (20 апрель 2022).
  8. Президент Южной Осетии уволил министра обороны. Коммерсантъ (12 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  9. Президент Южной Осетии госпитализирован с подозрением на инфаркт. EADaily (6 март 2025).
  10. Президента Южной Осетии госпитализировали с гипертоническим кризом (2025-03-06).
  11. Алана Гаглоева выписали из больницы. 15-й Регион (10 март 2025).
  12. Алан Гаглоев отправил в отставку правительство Южной Осетии. EADaily (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  13. Президент Южной Осетии Гаглоев отправил правительство в отставку. Комсомольская правда (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  14. 1 2 Биография Алана Гаглоева, вступившего в должность Президента Республики Южная Осетия. ИА «Рес» (24 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  15. Президента Южной Осетии Алана Гаглоева наградили Орденом к 80-летию Великой Победы. ИА «Рес» (27 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  16. Алан Гаглоев отмечен медалью Ассоциации ветеранов СВО. Пресс-служба Президента РЮО (29 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә